Бөгелмә авазы

Игътибар – җәяүле!

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүлеләрне таптату-бәрдерүнең 736 очрагы теркәлгән. 68 кеше бу вакыйгаларның корбаны булган, 701 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Кеше таптатуның 261 очрагы машина юлын җәяүлеләр аркылы чыга торган урыннарда килеп чыккан. Нәкъ шул урыннарда 10 җәяүленең гомере өзелгән, 265е имгәнгән.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.18 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралганча, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән өчен транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф каралган. Ел башыннан алып, республика территориясендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шундый 440 меңнән артык тәртип бозуны теркәгән.
Җәяүлеләрнең үз гаебе аркасында килеп чыккан вакыйгалар саны - 286. боларында 44 кешенең гомере өзелгән, 252 кеше имгәнгән. Тәртипсезлекләрнең иң еш очрый торган сәбәбе - җәяүлеләрнең тиешсез урында автоюлны аркылы чыгулары (барлык очракларның 61,2 проценты).
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җәяүлеләр катнашында 15 юл-транспорт вакыйгасы булып, анда 2 кеше үлгән, 14 кеше имгәнгән. 4 вакыйга җәүлеләрнең үз гаебе белән килеп чыккан.
Югарыда искә алынган Кодексның 12.29 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә тәртип бозган җәяүлегә кисәтү ясалу, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелгән. Безнең район территориясендә ел башыннан алып, шундый 67 меңнән артык очрак теркәлгән.
Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автоюлларны бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына аркылы чыгарга тиеш, ә юллар чатында моны юлның читеннән я тротуар буйлап эшлиләр. Күз күреме арада андый урын юк икән, юлны туры почмак ясап кисеп чыгалар, әмма ул урында юл ике яклап та ачык күренеп торырлык булырга тиеш.
Тәүлекнең караңгы вакытында җә-яүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыра торган элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 - 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыру элементы булганда, 130 - 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрдан күрергә мөмкин. Җәяүленең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы
65 процентка кими дигән сүз. Юлларыгыз имин булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: