Бөгелмә авазы

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

Бүген республика басу-кырларында кызу темплар белән урып-җыю бара. Авыл хезмәтчәннәре алдында бар булган уңышны кыска срокларда югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Реклама

4 август көнне "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык кырында "Единая Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә бүлеге вәкилләре тантаналы шартларда урак алдынгыларын тәбрикләде. Партиянең җирле бүлеге советы секретаре Илдус Касыймов уңган-булган механизаторларга - алдынгылар рәтендә баручы комбайнчы Шәһит Фәтхетдиновка, яшь механизатор Әлфис Шиһаповка, шофер Илдар Шиһаповка вымпеллар белән истәлеккә бүләкләр тапшырды һәм аларга уңышлар теләде: "Урып-җыю чорын тикмәгә генә көрәш димәгәннәр, - диде ул. - Бүген, чын мәгънәсендә, районыбыз кырларында уңыш өчен көрәш бара. Бу алышта сез - алдынгылар сафында. Ил-көндә иминлек һәм бәрәкәт булсын, ә сезгә эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телим".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: