Бөгелмә авазы

Игелекле бай

Әле күптән түгел Бөгелмә типографиясендә яңа китап басылып чыкты. "Игелекле бай" дип исемләнгән басма төбәгебез тарихында якты эз калдырган шәхес - Хәким байга (Мөхәммәтшакир Габделлатыйф улы Хәкимовка) багышлана. Ни кызганыч, әлеге шәхес күпләребезнең телендә булса да, аның үзе, алып барган эшчәнлеге турында мәгълүмат бик аз. Китап авторлары нәкъ менә шушы...

Әле күптән түгел Бөгелмә типографиясендә яңа китап басылып чыкты. "Игелекле бай" дип исемләнгән басма төбәгебез тарихында якты эз калдырган шәхес - Хәким байга (Мөхәммәтшакир Габделлатыйф улы Хәкимовка) багышлана. Ни кызганыч, әлеге шәхес күпләребезнең телендә булса да, аның үзе, алып барган эшчәнлеге турында мәгълүмат бик аз. Китап авторлары нәкъ менә шушы бушлыкны тутыру максатын үзләренә бурыч итеп куйганнар да инде.
Рәмзис Рәхим улы Кадыйров - "ТатНИПИнефть" институты галиме, техник фәннәр докторы, актив җәмәгать эшлеклесе, озак еллар буе шәһәребездәге Һади Атласи хәйрия фонды рәисе булып эшләгән зат һәм аның автордашы Рушания Фазыйл кызы Акчурина, шулай ук "ТатНИПИнефть" институты фәнни хезмәткәре, актив җәмәгать эшлеклесе тырышлыклары белән тупланган материаллар китап булып дөнья күрде, киң җәмәгатьчелеккә тагын бер милләттәшебез язмышы, гомумән, Бөгелмәдә XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында барган вакыйгалар белән танышу мөмкинлеге ачылды дип саныйм. Китапны шәһәр китапханәләреннән алып укырга була.
КИТАП ТУРЫНДА
"Кадерле укучыбыз, сез кулыгызга алган китап татар халкының иҗтимагый, рухи һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән сәүдәгәр Хәкимовларга багышланган. Хәзерге көнгә чаклы аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат бик аз булып, төрледән-төрле архив һәм әдәби чыганакларда, газета-журнал мәкаләләрендә таралып ята иде. Авторлар Балтач районы Түнтәр авылының "Ревизская сказка"лары, метрика язмалары һ.б. архив материаллары, Октябрь революциясенә кадәр татар телендә гарәп шрифты белән басылган мәкаләләр, XIX - XX гасыр татар халкы тарихын өйрәнүче гыйльми хезмәтләргә нигезләнеп, Хәкимовлар нәселенең шәҗәрәсен торгызуга ирешкәннәр. Китапта шулай ук Хәкимовларның күпкырлы хәйрия эшчәнлеге: мәчет-мәдрәсәләр төзү, татар мәгариф системасын үстерү, китап, газета-журналлар бастыру, ярлы-фәкыйрьләргә, ятим балаларга, сугыш гарипләренә ярдәм итүләре сурәтләнә. Тарихи материалларны өйрәнгәндә авторлар аерым игътибарны икенче гильдияле Бөгелмә сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Габделлатыйф улы Хәкимовның (Хәким байның) шәхесенә юнәлткәннәр һәм бу аңлашыла да: гасырдан артык вакыт узуга карамастан,
Хәким бай исеме, аның изге гамәлләре халкыбыз хәтерендә саклана.
Авторлар Хәкимовлар нәселе тарихын XIX - XX гасыр татар халкы яшәеше, Россия тарихы белән бәйләп, киң контекстта яктырталар. Россиядә сәүдәгәрләр гильдиясенең ни-нәрсә булуын аңлаталар, 1905 елгы революциядән соң чәчәк аткан мөселман хәйриячелеген анализлап, эчке һәм тышкы сәбәпләрен күрсәтәләр, хәтта ул заман бәяләренә дә тукталалар.
Әлбәттә, игътибарлы укучы, китап белән танышканнан соң, күп сорауларга җавап әлегә табылмавын күрер, шулай да, минем уемча, "Игелекле бай" кита-
бы Бөгелмә тарихы елъязмасына саллы өлеш кертерлек һәм туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булыр дип уйлыйм", - дип бәя биргән Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе, "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Руслан Сирин улы Җәләев.
Кем ул Хәким бай?
"Бөгелмә тарихын телгә алсак, үзеннән-үзе "Хәким бай" дигән хикмәтле исем калкып чыга. Шәһәрнең йөзен билгеләүче үзенчәлекле архитектура һәйкәле, Бөгелмәгә багышланган сувенирларның күпчелегендә сурәтләнгән нәфис бина кем йорты? Хәким бай йорты! Татар мәдәният үзәге кайда урнашкан? Хәким бай йортында! Хәким урманы, Хәким күле... Инде легендага, шәһәр символына әйләнгән Хәким бай кем соң ул?
Хәким исемме, фамилияме? Кай якныкы, нәсел-нәсәбе нинди? Гавам хәтеренә уелып керерлек нинди гамәлләр кылган? Гомумән, XIX гасыр ахыры -
XX гасыр башында Бөгелмәдә татарлар ничек яшәгән? Бу китапны язарга менә шул сораулар этәрде. Табылган җаваплар күпләр өчен кызыклы булыр диеп, белгәннәребезне туплап, тәртипкә китереп, укучы игътибарына тәкъдим итәбез. Файдаланылган материаллар өчен "Тирән тамырлы Түнтәрем" китабы авторы, туган як тарихы белгече, Түнтәр авылы музее директоры Р. Зариповка, "Татар хәйриячелеге һәм Хәкимовлар" дигән диплом эше авторы, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты З.Р. Нуриевага һәм аның фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты, доцент Җ.С. Миңнуллинга,
"Бугульминское земство. Дела. Тревоги. Мечты" китабы авторы В.Г. Сальниковка, "Азан в Бугульме: прошлое и настоящее. (История мусульманской общины в Бугульме и Бугульминском районе Республики Татарстан)" китабы авторлары Э.М. Гыйбадуллина һәм Р.М. Хәйруллинга (Рөстәм хәзрәткә) олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен китапны дөньяга чыгаруда булышлык иткән җаваплылыгы чикләнгән "Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә Фәхрулла улы
Мотыйгуллинга юллыйбыз.
Бөгелмәнең баш архитекторы Марсель Рамил улы Каюмовка шәһәребездә Хәким бай турында хәтерне саклау һәм яңартуга керткән өлеше - Татар мәдәният үзәгенә аның истәлегенә мемориаль такта куйдыруы өчен рәхмәтлебез", - ди авторлар "Кереш сүз"дә.
Сүз соңында. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әлеге китап сәүдәгәр Хәкимовларга багышланган тәүге басма булып санала. Киләчәктә Хәким бай, аның якыннары турында мәгълүматны киңәйтү эше дә күздә тотыла. Шуңа күрә, әгәр сездә Хәким бай турында нинди дә булса мәгълүмат, язмалар, документлар, яисә телдән сөйләгән хатирәләр саклана икән, газета редакциясенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Без исә, үз чиратында, әлеге мәгълүматны авторларга җиткерүне ышандырабыз.
Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: