Бөгелмә авазы

Иң яхшы әти – минеке!

Бөгелмә шәһәренең "Яңарыш" балаларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә үткәрелүче Халыкара әтиләр көненә багышлап бәйрәм чарасы уздыру күркәм бер традициягә әверелде.

Балалар мәйданчыгында дустанә атмосферада "Уңган-булган куллар", "Фантазерлар", Үткен укчы", "Безгә өй салу ни тора" дип аталган иҗади конкурслар оештырылды. Үзәккә йөрүче балалар, зур кызыксыну белән һәм дәртләнеп, барлык бәйгеләрдә катнаштылар, әтиләренә булыштылар. Әтиләр бер дә сынатмады, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларның фантазиясе белән калдык материаллардан бик матур автомобиль килеп чыкты. Балалар да, үз чиратында, шундый күркәм тамаша күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Әтиләргә иң ошаганы балаларның котлаулары язылган видеооткрытка булгандыр. Бәйрәм, беренчедән, әтиләр һәм балаларны шатландырса, икенчедән, ул гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә дә зур өлеш кертте. Балалар үз күзләре белән гаиләдә әни генә түгел, әтиләренең дә баланы шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйнавын күрделәр.
Татьяна ШАКИРҖАНОВА,
хезмәт буенча инструктор.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: