Бөгелмә авазы

Иң яхшы һәм файдалы уйлап табулар

Узган 2012 елда барган "Татарстан Республикасындагы иң яхшы уйлап табулар" бәйгесендә "Татнефть" компаниясе эшләнмәләре бүләкләргә һәм премияләргә лаек булды. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде . Республика конкурсына йомгак ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Фәннәр академиясе белән бер­лектә ясалды. Эксперт комиссиясе каравына барлыгы 102 хезмәт тәкъдим ителгән,...

Реклама

Узган 2012 елда барган "Татарстан Республикасындагы иң яхшы уйлап табулар" бәйгесендә "Татнефть" компаниясе эшләнмәләре бүләкләргә һәм премияләргә лаек булды.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде
.
Республика конкурсына йомгак ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, ТР Инвестиция-венчур фонды һәм ТР Фәннәр академиясе белән бер­лектә ясалды. Эксперт комиссиясе каравына барлыгы 102 хезмәт тәкъдим ителгән, шуларның 32се - "Тат-
нефть" ачык акционерлык җәмгыятеннән. Тәкъдим ител-
гән яңа эшләнмәләрнең 9ы бүләкләргә лаек булды.
"Нефтедобыча" номинациясендә беренче премия "Әлмәтнефть" идарәсеннән тәкъдим ителгән берьюлы берничә эшләнмә өчен Н. Ибраһимов, Р. Гәрәев,
А. Рахманов, А. Алчинов, Р. Закиров, И. Нуретдинов, Э. Зиннәтшиннарга тапшырылды.
"Составында күкертле водород булган нефтьне хәзерләү җайланмасы" дигән хезмәте өчен Бөгелмә­нең "ТатНИПИнефть" институты хезмәткәрләре А. Шаталов, Р. Сәхабетдинов, Р. Гарифуллин, Д. Шипилов,
М. Әхмәтҗанов, Р. Ярмөхәммәтов, А. Колесников икенче премиягә лаек булдылар.
Өченче премия - "Азнакайнефть" идарәсе хез­мәт­кәрләре Р. Хисамов, И. Нуриев, А. Евдокимов,
В. Хөсәенов, Н. Гомәровта.
Бөгелмә "ТатНИПИнефть" институты галимнәре тагын бер премия алдылар. Бусы - "Файдалы модель" номинациясендә иң яхшы дип табылган "Пробка разделительная для цементирования кондукторной колонны" хезмәте өчен Р. Кәтиев белән Т. Габбасовка тапшырылды.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: