Бөгелмә авазы

Җиң сызганып, эшкә...

Язгы чәчү көндәлеге Бөгелмә районы кырларында көздән сөреп калдырылган 19000 гектар җирнең 36 проценты тырмаланган. Күпьеллык үләннәрне (7639 гектарда чәчелгән) тукландыру һәм тырмалау эшләре дә төгәлләнгән. Игенчеләр 9122 гектар җирдә (39 процент) иртә культуралар чәчкәннәр. "ТатАгро" җәмгыяте хезмәтчәннәре тарафыннан 300 гектарда рапс культурасы чәчелгән. (Мәгълүматлар 26 апрельгә). Бөгелмә муниципаль районы...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.


Җир уяна, ә димәк, җиң сызганып, эшкә керешер вакыт җитте. Бөгелмә районында язгы кыр эшләре актив бара. 16 апрельдә үк игенчеләр арпа чәчәргә керешкәннәр иде инде. Техника да, чәчүлек орлык та әзер, алдагы ике атнада авыл хезмәтчәннәре, алны-ялны белмичә, иртә таңнан кара төнгәчә басуда булачак. Чәчү агрегатларын кырларга беренчеләрдән булып "Бөгелмә продкорпорациясе", "Карабаш-АгроСервис", "Подгорный" җәмгыятьләре чыгарды. Бөгелмә районында барлыгы 41,6 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарасы бар. Шуларның 23,2 мең гектары сабан культураларына бирелгән.

Басулар буйлап йөргәндә, Илдус Касыймов эшчеләрнең дә, техниканың да, вакыт белән хисаплашмыйча, авыр эшкә әзер булып торырга тиешлекләрен әйтте. Вакытны нәтиҗәле файдалану максатыннан, механизаторлар югары җитештерүчән техникада да, үзебезнең тракторларда да икешәр сменада эшлиләр. Штат буенча кешеләр тупланып бетсә дә, кайбер хуҗалыкларда эшче көчләр кирәклеге сизелә әле.

"Язгы көн ел туйдыра", - ди халык мәкале. Гасырлар буе тупланган тәҗрибәгә таянсаң, димәк, вакытның һәр минуты кадерле дигән сүз. Басуларда эш кайный: тракторлар гөрелтесе иртәдән кичкә кадәр тынып тормый. "Бөгелмә продкорпорациясе" ҖЧҖ баш агрономы әйтүенчә, план буенча 3500 гектарда - бөртекле, 2800 гектар мәйданда азык культуралары чәчәсе бар. Барысын да вакытында - 10 көн эчендә башкарып чыгарга кирәк.
Көзен уңыш муллыгы белән дә, сыйфаты белән дә куандырсын дисәк, җирне генә түгел, орлыкларны да тиешенчә әзерләү зарур. Ындыр табагында да эш тукталып тормый. Склад мөдире Ольга Басова биредә чәчүлек орлыкларны чирләргә каршы эшкәртүләре, яхшы үсеп китсен өчен кирәкле препаратлар өстәүләре турында сөйли. Шуннан соң инде материал чәчкечкә салына. Техника әзер, һава шартлары - заказ биреп куйган кебек, кыскасы, эш тулы куәткә бара.

Авыл халкының тагын бер борчулы мәшәкате барлыгын да онытырга ярамый: карсыз кыш салкыннарында зарар күргән уҗым культураларына да ашыгыч ярдәм күрсәтәсе бар. Аммиак селитрасы хәлсез үсемлекләргә ныгып китәргә булышачак. Витаминнарны махсус техника ярдәмендә сиптерәләр. Бу эшне тиз арада - үсемлекләрне коткару мөмкин чагында эшләп өлгерү зарур. Ә менә 5 гектар мәйданда уҗымнарны кире чәчәсе була.

Агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең эше хәзер хәттин ашкан. Шуңа да, вакытны сарыф итмичә, караңгыда да, яктыда да эшләргә тырышалар. Район башлыгы Илдус Касыймов чәчү эшләрен 9 майга төгәлләргә күрсәтмә бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: