Бөгелмә авазы

Хөрмәтле аксакалыбыз котлаулар кабул итә

Бөгелмә мөхтәсибәте чын күңелдән хөрмәтле аксакалны - үзәк мәчет мөәзине Габдрәшит Мингалиевны тәбрикләде.

Ул 15 елдан артык инде мөәзинлек итеп, яңгыравыклы һәм бик тә мәкамле тавышы белән Бөгелмә мөселманнарын биш вакыт намазга чакыра. Бер генә
көн дә сәбәпсез Габдрәшит абыйның азан әйтергә соңга калганы юк. Күпләрнең хыялында гына булган иртәнге намазга да ул һәрвакыт бик теләп йөри.
Хөрмәтле мөәзинебезгә шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул тормыш сөючән булып кала бирә. Бөгелмә мөхтәсибәте һәм
шәһәребез мөселманнары исеменнән Габдрәшит бабайга озын гомер, ныклы сәламәтлек, иман ныклыгы һәм файдалы белемнәр телибез.
Рәфис СӘЙФУЛЛИН.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: