Бөгелмә авазы

Хоккей – чын ир-егетләр уены

Уен төгәл үз вакытында, дүшәмбе көнне кичке сәгать 8дә башланды. Бөгелмә хоккейчыларының җыелма командасы әгъзалары боз сараенда атнасына өч тапкыр очраша. Соңга калулар юк - бу күптәнге традиция. Уенга җитди сәбәп аркасында гына килми калучылар булырга мөмкин. Эштә алар начальник булса, боз өстендә барысы да бертигез. Бер позициядә - тимераякта...

Уен төгәл үз вакытында, дүшәмбе көнне кичке сәгать 8дә башланды. Бөгелмә хоккейчыларының җыелма командасы әгъзалары боз сараенда атнасына өч тапкыр очраша. Соңга калулар юк - бу күптәнге традиция. Уенга җитди сәбәп аркасында гына килми калучылар булырга мөмкин. Эштә алар начальник булса, боз өстендә барысы да бертигез. Бер позициядә - тимераякта һәм кәшәкә белән. Саннары ике дистәдән артык. Биредә шәһәр прокуроры, җирле эчке эшләр бүлеге начальнигы һәм хәтта район башлыгы да бар... Хоккейчыларны спорт формасына язылган саннары һәм фамилияләреннән генә аерып була.
Һәм менә кәшәкәләр чалышты. Уенның бишенче минутында ук алка капкага килеп тә керде. Исәпне һөҗүмче Линар Закиров ачты. Әйтүләренә караганда, ул бозда иң җитезе. Моны команданың капкачысы Эдуард Ганин раслый:
- Мин конькида инде 20 ел, боз - минем стихиям, ә боз аренасы - минем тормыш мәгънәсе. Боз сараенда тренер булып эшлим. Капкачы буларак, миңа уенны җентекләп күзәтеп торырга туры килә. Минем уемча, командабызда иң яхшы уйнаучылар - шәһәр мэры белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы. Күренеп тора, тәҗрибәләре зур. Бу - чын дөреслек. Ике командага бүленеп уйнаганда, шәһәр мэры булган команда һәрвакыт җиңеп чыга. Алкаларны ул бер-бер артлы 2 - 3не кертә.
Менә ял итү вакыты да җитте. Район башлыгы янына килеп, сораулар бирәм:
- Линар Рөстәмович, ни өчен хоккейны сайладыгыз? Бу спорт төре белән күптәннән шөгыльләнәсезме?
- Дүрт ел инде. Әлеге ир-егетләр уенына кереп китүем гадәти, башкаларныкы кебектер инде. Сәбәбе минем үҗәт характерымдадыр, мөгаен. Кайчандыр популярлашып килә торган хоккей белән минем дусларым мавыга башлаган иде. Мин дә алардан калышмыйм дип, боз аренасына чыктым һәм шунда ук өметем дә өзелде. Хоккей уйнап булмады, мин күбесенчә бер борттан икенчесенә бәрелеп-сугылып йөреп вакыт үткәрдем. Уен ахырында бер дустым: "Башка монда килеп тә йөрмә үзеңне мыскыллап", - дип, кистереп әйтеп куйды. Бик нык гарьләндем шунда! Менә шул чакта ихтыяр көчемне җыеп: "Мин хоккей уйнарга өйрәнәчәкмен!" - дип, сүз бирдем. Һәм тырышлык куеп тренировкаларга йөргәч, бу хыялым тормышка ашты. Бозга чыкканда, сугыштагы кебек, җиңү артыннан чыга идем, иң беренче чиратта, үземне җиңәр өчен. Бүгенге көндә шул ук принциплар белән яшим һәм эшлим. Минем уемча, бу тормышта барысына да өйрәнеп була. Эш күп, вакыт юк дип утырасы түгел.
- Ә ни өчен сез 13 нче номер астында уйныйсыз? Аны күпләр бәхетсез сан дип саный бит...
- 13 саны минем өчен, киресенчә, иң бәхетлесе: 13ендә мин дөньяга килгәнмен, өйләндем, мине депутатлыкка сайлау участогы да 13 нче номерлы. Бер сүз белән - бу сан минем белән гомерем буе янәшә.
Хоккейда уңышны саннар гына алып килми. Спортта, тормыштагы кебек, ак тасма карасына алышынып кына тора. Бер генә матч та җиңел бирелми. Мораль яктан да, физик яктан да. Монда шахматтагыча: дөрес уйный белү зарур. Тик стратегия белән тактика тизрәк төзелергә тиеш. Күпләр моңа еллар буе өйрәнә.
Командага яңа кушылган кешеләр дә бар. Быелгы сезонда Рамил хәзрәт Хөснетдинов та тимераякка баскан:
- Моңа кадәр хоккейны мәктәптә укыганда уйный идек. Бөгелмә җыелма командасында барысы да - аслар. Миңа әле аларны куып җитәр өчен, Мәккәгә җәяү барган кебек, өйрәнергә дә өйрәнергә. Үрнәк алырдай спортчылар җитәрлек. Тырышырга кирәк инде. Миннән начаррак уйнаучылар да бар анысы, - дип елмая.
Хоккейчылар арасында экстрим эзләп килүчеләр дә юк түгел:
- Ничек инде хоккейсыз?! Мин уеннан алган андреналинсыз яши алмыйм... Организм күнеккән инде, - ди Тимур Булушев.
Команданың көче сезон ахырында ачыклана. Былтыр Карабаш бистәсе спортчылары белән очрашкан булганнар. Җиңүне Бөгелмә җитәкчеләре яулаган. Уенның асылы шул: команда рухын югалтмасаң, җиңү үзе артыңнан ияреп бара. Иң беренче чиратта, курыкмаска, характерыңны йөгәнләргә өйрәнергә кирәк. Бусы инде чын ир-егетләр эше!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: