Бөгелмә авазы

Хөкемдар хан турында фәлсәфи әкият

"Иҗтиһатлы укучы" исеменә кандидат Әлеге "Хөкемдар хан турында фәлсәфи әкият"е белән Эльвина Садриева (җитәкчесе - Гөлназ Фәнил кызы Сөнгатуллина) узган 2012 елда Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан республика күләмендә игълан ителгән иҗади бәйгедә катнашкан һәм мактаулы II урынга лаек булган икән. Шул уңайдан Эльвина үзенең остазы - Гөлназ апасы белән, Татарстан...

Борын-борын бер заман
Яшәгән икән бер хан,
Үзе хөкемдар икән,
Исеме булган - Борһан.

Яшьме, картмы - билгесез,
Ләкин булган бик тырыш.
Үзенең халкы өчен
Кызганмас хәләл көчен.

Янына һәрчак килгәннәр
Яхшы киңәшләр сорап.
Баймы, ярлымы диеп,
Бер дә тормаган карап.

Шулай итеп, акрын гына
Ел артыннан ел үткән,
Бу ханлыкта, рәхәтләнеп,
Күп кеше гомер иткән.

Бер көнне хан янына
Аның "уң кулы" килгән
Һәм үзенчә "бик акыллы",
"Төпле" киңәшен биргән.

"Ни өчен әле син, хан,
Галиҗәнабым Борһан,
Бушка киңәшләр бирәсең?
Булмале син әрәмҗан.

Һәрбер җавабың өчен
Түләү алырга кирәк!
Акчалы, баерак кешенең
Файдасы була күбрәк.

Бетмәс монда акчасызлар,
Алардан сиңа ни бар?!
Вакытыңны әрәм итмә,
Тыңлап утырма син зар!"

Хан Борһан да бу сүзләргә
Колак салырга булган,
Чынлап та әле нишләп ул
Вакытын бушка уздырган?!

Яхшы киңәше өчен
Һәркемнән түләү алган,
Хөкемдарлык иткәндә
Бай кеше өстен калган.

Байлар һәм акчалылар
Теләсә нәрсә эшләгән:
Кемдер мескенне рәнҗеткән,
Ярлыларны талаган...

Әкренләп бу ханлыктан
Кача башлаган халык,
Бабайлар
дөрес әйткән бит:
"Башыннан чери балык".

Гади халык күчеп беткән
Бүтән бер патшалыкка.
Ә хан Борһан шатлана ди,
Үзендәге байлыкка.

Гаделсез бу хан турында
Сөйлиләр имеш-мимеш,
Хәтта түләүле икән ди,
Урманда җиләк-җимеш.

Күрше патшалык ханы
Кызыгыптырмы байлыкка,
Игълан иткән Борһанга:
"Сугыш синең ханлыкка!"

Бу сүзләрдән пошаманга
Төшкән икән хан Борһан.
Ай-ваена карамыйча,
Басып кергән, ди, дошман.

Дошманга каршы сугышка
Чыгар кеше юк икән,
Чөнки күрше патшалыкка
Бар халык күчеп беткән.

Борһан яклаган байларның
Сугышмаган берсе дә.
Бер-бер артлы чыгып качкан
Диңгез арты - чит илгә.

Борһан ханның байлыгыннан
Тиене дә калмаган,
Шунда гына ул үзенең
Хаталарын аңлаган.

Гадел хөкемдар булсаң,
Һәрчак сине мактарлар.
Ялган белән хөкем йөртсәң,
Исемеңне таптарлар.

Патшамы син, хөкемдармы,
Ханмы, я гади халык -
Гадел бул син һәрвакытта,
Тантана итсен хаклык!

Эльвина САДРИЕВА,
Һади Атласи исемендәге
14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: