Бөгелмә авазы

Хезмәт иминлеге сагында

23 апрель көнне, Май бәйрәмнәре алдыннан һәм Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, Мәскәүнең "Измайлово" концерт залында хезмәтне саклау белгечләренең Бөтенроссия съезды булып үтте. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән 2 меңнән артык белгеч катнашты.

Фәнис ШАКИРОВ,
ТР Бөгелмә муниципаль районы хезмәтне саклау
һәм хезмәт куркынычсызлыгы уполномоченные.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Татарстан делегациясе составында 25 кеше булып, аларның дүртесе Бөгелмә муниципаль районы вәкилләре иде. Бөтенроссия съездында Бөгелмәдән тәҗрибәле белгечләр: "ТНГ-Групп" ҖЧҖ баш инженеры Т. Золотухина, "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе И. Моисеев, "Бөгелмә профсоюзлар федерациясе" иҗтимагый берләшмәсе рәисе М. Грачёва һәм шушы юлларның авторы катнаштык (рәсемдә).
Съезд эшен башлаганчы залның иркен фойесында Россиянең эш киемнәре, саклану чаралары, махсус туклануны оештыру белән шөгыльләнүче алдынгы предприятиеләрнең хезмәт үрнәкләреннән әзерләнгән зур күргәзмә белән таныштык. Барлыгы 40тан артык экспозиция тәкъдим ителеп, съезд делегатларына илебезнең индивидуаль саклану чарасы, программалы продуктлар, производствода хезмәтне саклауны тәэмин итә торган идарә итү технологияләре күрсәтелде. Күргәзмәгә шулай ук заманча саклану киемнәре һәм чаралары, махсус аяк киемнәре дә куелган иде.
РФ Хөкүмәте исеменнән делегатларны һәм съездда катнашучыларны РФ хезмәт һәм социаль яклау министры беренче урынбасары С. Вельмяйкин сәламләде. "Хезмәтне саклау турында"-гы законнарның үсеш юнәлешләренә багышланган төп докладны да ул укыды. Аның чыгышында "О специальной оценке труда" дип атала торган РФ Законын гамәлгә ашыру юлында ниләр эшләргә кирәклек турында беренчел бурычлар билгеләнде. 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән № 426-ФЗ Федераль законның моңа кадәр бик күпләрне борчылырга мәҗбүр иткән аерым маддәләренә ачыклык кертелде, җентекле аңлатмалар бирелде.
Эш белән тәэмин итүчеләрнең мөһим бурычы - предприятиеләрдә эшләүчеләргә уңайлы һәм куркынычсыз шартларны гарантияли торган хезмәтне саклау идарәсе системасын булдыру. Әлеге эшне һәм Россия законнарының үтәлешенә күзәтчелек итүче органнар белән хезмәттәшлекне ничек оештырырга - "Роструд" җитәкчесе урынбасары И. Шкловец һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Хезмәт шартлары һәм аны саклау департаменты директоры В. Корж шул хакта сөйләделәр.
Съездда күтәрелгән мәсьәләләр турында тәнәфесләр вакытында һәм съезд үз эшен төгәлләгәч тә көчле фикер алышулар барды. Россиянең барлык төбәк-ләрендә дә предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җаваплы затларга съезд вакытында ишеткән, күргән һәм үзләштергән тәҗрибәләре киләчәктә эшчәнлек структурасын яхшыртуга этәргеч бирер дигән ышаныч зур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: