Бөгелмә авазы

Хәбәрдарлык кирәк

29 сентябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы киңәшмәгә җыелды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин җитәкчелек итте.

Төп доклад белән коррупциягә каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Ольга Гафиятуллина чыкты. "Татарстан Республикасында коррупция хакында халык фикерен белү турында" 2015 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды ул. ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендә кабул ителгән коррупциягә каршы карары нигезендә, республиканың башкарма хакимияте, җирле үзидарәләр, федераль органнарның коррупциягә каршы эшчәнлеге турында мониторинг үткәрелгән. Халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә таянып, коррупциягә каршы алып барыла торган эшкә бәя дә бирелгән. Мониторинг күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль берәмлегендә коррупциягә каршы алып барылган эш республикакүләм уртача күрсәткечтән түбәнрәк дигән бәя алган.
Башкарма комитет һәм җирле үз-идарәләр тарафыннан коррупциягә каршы алып барылган эшчәнлектә зур игътибар профилактикага бирелгән, ягъни дәүләт һәм муниципаль хезмәттә коррупция күренешләрен булдырмый калу өчен үткәрелгән чаралар зур әһәмияткә ия булган. Әлеге уңайдан дәүләт һәм муниципаль хезмәттә булганнарның үзенең милке һәм кереме турында, шулай ук гаилә әгъзаларының да кереме турында тутырылган декларацияләрнең төгәл булуы мөһим. Ни кызганыч, бу эштә төгәлсезлекләр Бөгелмә муниципаль берәмлегендә күзәтелгән әле.
ТР Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, быел беренче яртыеллыкта республика дәүләт хезмәтендә - 44, ә муниципаль хезмәттә 830 закон бозу оч-рагы ачыкланган. Республиканың бары тик ун районында гына мондый хилафлыклар юк, безнең район ул исемлеккә эләкмәгән. Шулай ук, ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан норматив-хокукый актларны кабул итәр алдыннан үткәрелә торган экспертиза нәтиҗәсен-дә, 542 очракта коррупция фактлары ачыкланган.
Башкарма хакимият һәм җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылып баруы коррупциягә каршы эшчәнлектә бик тә әһәмиятле булып тора. 2015 елның беренче яртысында республика массакүләм мәгълүмат чараларында 512 материал дөнья күргән, шуның 52 проценты - газеталарда басылып чыккан мәкаләләр. Бу өлкәдә безнең район - алдынгылар сафында: һәр айда 6 - 7 мәкалә чыгып торган. Әмма шуңа да кара-мастан, Бөгелмә муниципаль берәмлегендәге сораштыруда катнашканнар коррупциягә каршы эшчәнлектә мәгълүмат чараларында чыккан мәкаләләр-
нең җитәрлек түгеллеген белдергән.
Әлбәттә, коррупция күренешләрен киметү максатында, яшьләр арасында алып барыла торган профилактика эше зур әһәмияткә ия. Әлеге уңайдан Бөгелмә муниципаль районында студентлар һәм мәктәп укучылары белән ай саен уннан артык чара үткәрелгән. Бу яхшы күрсәткеч булып санала.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча быел беренче яртыеллыкта коррупция белән бәйле 569 җинаять эше ачыкланган, тиешле чаралар күрелгән. Шул ук чор эчендә ТР Президенты Аппаратына 51 гражданнан мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесендә (74,5 процентында) җирле үзидарәләр-нең эшчәнлегендә коррупция белән бәйле вакыйгалар бәян ителгән. Бу өлкәдә безнең шәһәр һәм район халкыннан, узган елгы белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны артмаган.
Киңәшмә соңында, шәһәр һәм районда үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләрен исәпкә алып, коррупциягә каршы җирле көрәш комиссиясенең 2016 елгы эш планына алда саналган җитешсезлекләрне бетерү өчен эш алып бару кирәклеге әйтелде. Моның өчен коррупциягә каршы пропаганда эше җәмгыятебезнең һәрбер өлкәсен колачларга тиешлеге ассызыкланды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: