Бөгелмә авазы

Халыкара урман көне

Бу датаны яз аенда - 21 мартта билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Бөгелмә педагогия көллиятендә зур әзерлек барган. Студентлар экологик датаны билгеләп үтү өчен "Кеше һәм табигать" исеме астында иҗат күргәзмәсе оештырган.

Гүзәл ФӘТКЕЛДИНОВА.
Автор фотосы.
Анда куелган һәр эш урманны уттан саклау темасына багышланды. Күргәзмәне укытучылар, көллият кунак-лары бәяли алды. Моннан тыш, студентлар "Халыкара урман көне" акциясендә дә актив катнашты, экологик темага багышланган буклетлар ясап, аларны шәһәрдә таратты. Акция кысаларында, "Чәчәкләр түтәле" исемендәге проектка старт бирелде. Көллияттә укучы һәр төркем яз көне үз чәчәк түтәлен утыртачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: