Бөгелмә авазы

Халык ышанычы җитмиме?..

23 июль көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Бөгелмә муниципаль районы бюджетыннан бәрәкәтле файдалану һәм нәтиҗәлелекне тагын да арттыру турында җирле финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рәмзия Мөкыймова сөйләде. Ай саен кредит-дебит бурычларының ныклы тикшерелеп, җитди анализ ясалып барылуы сәбәпле, хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге бурычларының сизелерлек кимүен эшчәнлекләренең уңай нәтиҗәсе буларак бәяләде чыгыш ясаучы. Ягъни чыгымнар кабул ителгән еллык бюджетта каралганнардан артык булырга тиеш түгеллеген ассызыклады ул.
Беренче сорауны тулыландырып, БМР контроль-хисап палатасы җитәкчесе Ләйсән Фәтхетдинова чыгыш ясады. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бухгалтериядәге хилафлыклар бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә карый икән. Шулай ук муниципаль контрактлар төзегән чакта да җитешсезлекләр җитәрлек булган. Шуңа күрә киләсе комиссия утырышында әлеге өлкәләрдә җаваплы затларны: торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты; хакимият вәкилләренең хисабын тыңларга кирәклеге алга куелды.
Икенче сорауда җирле үзидарәләрнең коррупция фактларын булдырмау максатыннан алып барган эше яктыртылды. Хәер, яктыртылды дип әйтү урынлы булмас, чөнки авыл җирлекләре башлыклары исеменнән нотык тоткан шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе җитәкчесе Марат Минхәйдәров әйткәнчә, бу өлкәдә бер генә закон бозу очрагы да булмаган. Алай гына да түгел, әлеге мәсьәләдә узган ярты ел эчендә бер генә граждан да җирле үзидарә җитәкчеләренә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән, андый сорауны кү-тәрмәгән. Бер караганда, закон бозу очрак-лары, коррупция фактларының юклыгына шатланырга гына кирәктер дә инде ул, әмма икенче яктан... Шулай да чыгыш ясаучының авыл җирендә бер генә нәрсәне дә халык күзеннән яшереп калып булмый, шуңа күрә хокук бозулар да юк дигәне дөреслеккә туры киләдер. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигәндәй, иң кулае - закон бозмау. Әлеге хакыйкатьне гел исләрендә тотып эш итсеннәр иде дигән теләкне генә җиткерәсе килә җирле чиновникларга.
Коррупциягә каршы пропаганданың җирле мәгълүмат чараларында ничек оештырылуы белән хакимиятнең матбугат үзәге җитәкчесе Марина Колесникова таныштырды. Узган алты айда җирле мәгълүмат чараларында барысы 56 шундый эш яктыртылган. Шуларның 33е басма матбугатта көн күргән. Әлеге эшне алга таба да актив дәвам иттерү кирәклеге ассызыкланды.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисенең ярдәмчесе Ольга Гафиятуллина рәсми сайтта үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Ни кызганыч, сораштыруда катнашучыларның саны бик күп булмавы гына (300гә якын) өстәмә сораулар тудырды. Һәркемнең дә интернет челтәренә керә алмавын истә тотсак, бу чыннан да шулай. Димәк, сораштыруда җәмгыятьнең билгеле бер аерым катлавы гына катнашкан булып чыга, шуңа күрә аның ахыргы нәтиҗәләренең субъектив булуы комиссия вәкилләре арасында бәхәсләр уятты. Киләчәктә сораштырулар үткәргәндә башка ысулларны (халыкның киңрәк катлавын колачлый ала торганын) табарга кирәклеге әйтелде.
Комиссия эше шулай узды. Узган ярты елда "ышаныч телефоны"на да бер генә шылтырату да булмаган. "Ышаныч телефоны"на шылтыратулар булмау яхшы күрсәткеч, әлбәттә, әмма аларның юклыгы халыкның әлеге комиссиягә ышанычы булмауны күрсәтә торгандыр бәлки? Комиссия вәкиле Леонид Прошин сорауны әнә шулай кабыргасы белән куйды. Ә сез ничек уйлыйсыз?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: