Бөгелмә авазы

“Халык контроле” – 5 ай эштә!

"Халык контроле" сервисы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына агымдагы елның апрель аенда кертелгән иде. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина искә төшереп узды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.

Узган 5 ай эчендә интернет буенча үзенең шикаятен 3 меңгә якын татарстанлы юллаган. Проблемаларның 30 проценты инде хәл ителгән. Бөгелмәнең Совет урамындагы 85 нче йортта яшәүче берәү үз ише-галдының фотосурәтен җибәргән булган: чүп-чар өеме, ватык юллар, кубып төшкән штукатурка... Нәтиҗә озак көттермәде - тиешле службалар тиз арада ишегалдын тәртипкә китерде. Йортта яшәүчеләр үзләре дә бу эштән читтә калмады, чүп-чардан тазартылган урынга чәчәкләр утыртып үстерделәр.

Чаңгы базасыннан ерак түгел иске татар зираты янындагы чүплек тә бөгелмәләрне битараф калдырмаган. Порталда бу проблема күтәрелгәч, андагы чүп-чарны җыеп алдылар. Әмма озак та үтми, ул тагын пәйда булды. Ял итүчеләр "тырыша" шулай, монда инде властьны сүгүдән файда юк. Шәһәрнең чүпле я пычрак булуына күп очракта анда яшәүче кешеләр үзләре гаепле.

Мәзәк хәлләр дә очраштыра. Асылынып торган электрүткәргечләргә каршы көрәш ачкан бер бөгелмәле "тырышлыгы" белән тимер юл вокзалы янындагы паровоз-һәйкәл утсыз калды.

Исегезгә төшерәбез: бүген "Халык контроле" системасында 25 төрле категория буенча тәкъдим кертергә, проблема күтәрергә була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм тиешле категорияне сайлап, картада проблемалы урынны, төгәл адресны күрсәтергә, эшнең нидә икәнлеген кыскача гына (280 символдан артмаска тиеш) аңлатырга кирәк. Теләсәгез, фотоматериал куярга да була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: