Бөгелмә авазы

Халык белән бергә

Восточныйда 23 гыйнвар көнне Восточный авыл җирлеге халкы сайланган де-путатларның 2012 елда башкарган эшләре турында хисапларын тыңлар өчен мәдәният йортында җыелды.

Сессия эшен җирле башлык Илдар Камил улы Исмәгыйлев алып барды. Җыенда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин, оешма-предприятие җитәкчеләре, вәкилләре, күмәк мәгълүмат чаралары журналистлары, җирле халык катнашты.

Иң гаҗәбе шул: күп кенә авыл җирлекләрендә йөрергә туры килгән, сессияләрендә катнашкан кеше буларак, шуны әйтәсе килә, Восточный авыл җирлеге җыенында кычкырыш булмады! Башлыкны нигә тегене эшләмисең, нигә монысы юк дип тә битәрләмәделәр. Гаҗәп... Ә гаҗәпләнүнең нигезендә бит халык белән аңлашып эшләү ятканы көн кебек ачык! Әйе, нәкъ шулай, кеше гозерен тыңламасаң, санга сукмасаң, мө-рәҗәгатьләрне хәл итү өчен бернәрсә дә эшләмәсәң, сессияләрдә гауга буласын көт тә тор. Ник дигәндә, җирле хакимияткә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп тә, нәтиҗәсе ноль икән, ярсуы ахыр чиккә җиткән адәм баласына нәрсә генә эшләргә кала? Әйе, аның соңгы өмете шушы елына бер үтә торган сессиядә генә һәм ул анда рәхәтләнеп "парын чыгара" инде. Күп җирлекләрдә шулай, аның берничә төп сәбәбен генә санап үттем мин.

Илдар Исмәгыйлев әлеге вазифада күптән түгел генә эшли. Аңа кадәр эшләгән, халыкның абруен казанган Эдуард Гәрәев бакыйлыкка күчкәч, килде ул әлеге постка. Мәрхүмнең рухына дога кылып, искә алдылар аны сессиядә. Илдар Камил улы үзенә кадәр эшләгән җитәкченең игелекле эшен дәвам итәрмен дигән фикерне аңлатты һәм үзенең чыгышы белән аны раслап та бирде.

2012 елда Восточный муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеше, авыл хуҗалыгы җирләреннән рациональ файдалану; җирлекне төзекләндерү; әйләнә-тирә мохитне саклау; социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү; юллар һәм күперләрне төзек килеш саклау; зиратларны карап тору; төнге вакытта урамнарны яктырту һәм башка сораулар планлаштырылган була. Алга куелган бурычларның күбесе үтәлгән.

Восточный авыл җирлегенә ике торак пункт карый: Восточный бистәсе һәм Еновка авылы. Бистәдә 245 хуҗалыкта 728 кеше яши. Узган ел 4 бала туган, 10 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Еновка авылында 11 хуҗалыкта 28 кеше гомер кичерә. Авылның тагын 14 йорты дача буларак файлаланыла.
Җирлектә "Солнышко" балалар бакчасы (25 бала тәрбияләнә), гомуми урта белем бирү мәктәбе (62 укучы белем ала), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, хокук саклау бүлеге пункты һәм башкалар халыкка көн-күреш хезмәте күрсәтә. Почта бүлеге дә киләчәктә тулы куәткә эшли башлар дигән фикер әйтелде, әлегә аның эшендә өзеклекләр күзәтелә.

Агымдагы елга түбәндәге бурычлар кабул ителде: мәдәният йорты эчендәге төзекләндерү эшләрен тәмамлау; күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өчен авыл хуҗалыгы җирләренең статусын үзгәртү; "Чиста су" программасын үтәүне дәвам иттерү; Яңа урамга газ кертү; яңа гаилә фермаларын оештыру; бистәдә мәчет һәм часовня төзү.

Әлеге бурычлар халык белән бергә хәл ителер дип ышанасы килә, моның өчен Восточныйда ныклы җирлек бар.

Реклама

Карабаш бистәсендә

31 гыйнвар көнне Карабаш бистәсе мәдәният йортында 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тоттылар.

Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы затлар, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре, Карабаш халкы катнашты.
Җыенда сайланган җирле 10 депу-татның 9ы бар иде, алар ике мәсьәләне тикшерделәр. Беренчесе - 2012 елда Карабаш бистәсенең социаль-икътисади үсеше турында; икенчесе - төрлесеннән, ягъни халык күтәргән сорауларга җавап бирү булды. Беренче сорау турында Карабаш муниципаль берәмлеге башлыгы Антон Михайлов сөйләде. Депутатларның төп эшчәнлек юнәлеше итеп үткән елдагы сессиядә күтәрелгән мәсьәләләр-
не хәл итүне алганнарын җиткерде ул. Һәм хәл итәргә тиешле булган 28 мөрәҗәгатьнең 14е уңай хәл ителгәнлеген әйтте. Җирле бюджет 102 процентка үтәлгән. 2 593 квадрат метр торак /21 шәхси йорт/ төзелгән. 4 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән, аның өчен 8,3 миллион сум акча сарыф ителгән. 2012 елда 52 бала дөньяга килгән, үлүчеләр - 69 кеше. 9 пар гаилә корган, 7 никах таркалган. Язгы ташу вакытында су баскан йорт хуҗаларына /андыйларның саны - 26/ 50 мең сум күләмендә компенсация түләнгән. Федераль программа нигезендә, 7 Бөек Ватан сугышы ветеранына, толына һәм тыл хезмәткәренә квартир алу өчен субсидияләр бирелгән.

2013 елга планлаштырылган эш-ләрдән бистәдәге күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләрен дәвам иттерү иң әһәмиятлесе, ул программага быел 5 йорт кертелгән: Спорт урамындагы 10 нчы, Кызыл Армия урамындагы 4 нче, Гагарин урамындагы 4 нче, Комсомол урамындагы 32 нче һәм Спорт тыкрыгындагы 10 нчы йортлар. Аларны төзәтү эшләренә 12,4 миллион сум акча каралган. Карабаш 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә капиталь төзәтү эшләре планлаштырыла, анда 12,7 миллион сум акча сарыф ителергә тиеш. Шулай ук Карабаш амбулаториясен реконструкцияләүне дә күздә тоталар. 9 Бөек Ватан сугышы ветераны, толы, тыл хезмәткәре квартир алу өчен чиратта тора. Ике контурлы казаннар куйдырган өчен җирле халыкның 2 миллион сумнан артык бурычы әле дә капланмаган икән, әлеге мәсьәләне хәл итү тагын актуаль соару булып калган. Аннан соң авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проб-лемаларны хәл итү, гаилә фермаларын төзү өчен субсидияләр алу турында да сөйләде башлык.

Җирле хокук саклау бүлеге начальнигы, полиция майоры Рөстәм Закиров узган елда кылынган җинаятьләр турында бәян итте. Аларның иң күбесен урлашу очраклары тәшкил иткән /28 очрак/. Карабашта 2012 елда 3 кеше үтерү очрагы теркәлгән, үтерүчеләр ачыкланган һәм тоткарланган, тиешле җәзага тартылган. Наркотиклар белән бәйле 3 җинаять булган. Әлбәттә, мондый авыр җинаятьләрнең кылынуы сагайта һәм хокук саклау өлкәсендә хезмәт итүчеләргә аларны профилактикалау эшендә зур җаваплылык йөкли. Алкоголизм белән хисапта торучы авырулар саны 78 кеше икән, исәпкә алынмаганнары күпме бит әле аның!

Чыгышлардан соң халык үзен борчыган сорауларны яудырды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр кайчан буласы; Октябрьнең 40 еллыгы урамындагы баганаларда төнге вакытта яктырту лампалары юклыгы; Чапаев урамында асфальт юл кайчан җәеләсе; Иркен һәм Кодаш авылларына йөрү өчен турыдан юл салдыру; Карабаш бистәсенең яңа гербын кабул иткәндә ни өчен халык фикере белән кызыксынмаулары, аның киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмавы турында һ.б.ларны күтәрделәр.

Сессия эшен үз чыгышы белән БМР башлыгы И. Касыймов йомгаклады. Узган 2012 елда бистәдә булган уңай үзгәрешләргә сөенү һәм шул ук вакытта әле эшләп җиткермәгән, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарасы эшләргә тукталды. Һәм шул юнәлешләрдә агымдагы елда эшлисе дә әле эшлисе икәнлегенә аеруча басым ясады.

Сессия эше залдагы халыкның дәррәү аягүрә басып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын тыңлавы белән тәмам булды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: