Бөгелмә авазы

Гөрләшеп гомер итәләр

Быел җәй Казахстан башкаласы Астана шәһәренә "ЭКСПО-17" халыкара күргәзмәсен тамаша кылырга баргач, вакытым булудан файдаланып, "Таң" дип атала торган татар-башкорт үзәгенә дә кагылып чыктым. Астанада 10 мең татар, 2 мең башкорт исәпләнә. Үзәк директоры, эшмәкәр Рәфыйк Вәлиевнең оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә, анда бик күп чаралар уздырыла, алар Казахстан халыклары Ассамблеясы оештырган...

Быел җәй Казахстан башкаласы Астана шәһәренә "ЭКСПО-17" халыкара күргәзмәсен тамаша кылырга баргач, вакытым булудан файдаланып, "Таң" дип атала торган татар-башкорт үзәгенә дә кагылып чыктым.

Астанада 10 мең татар, 2 мең башкорт исәпләнә. Үзәк директоры, эшмәкәр Рәфыйк Вәлиевнең оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә, анда бик күп чаралар уздырыла, алар Казахстан халыклары Ассамблеясы оештырган барлык чараларда да катнашалар икән. Шулай ук Ураза, Корбан гаетләрен билгеләп үтәләр, ветераннарны зурлау чаралары да үткәрелә икән. Быел 7 июль көнне Сабан туе гөрләп узган. Анда безнең Татарстаннан олуг кунаклар, мәртәбәле делегация, артистлар Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашкан.

Үзәкнең башкарма директоры Земфира Низаметдинова мине тамаша залы, "Милли почмак" бүлмәсе белән таныштырды. Үзәккә бүлмәләрне Рәфыйк Гариф улы үзе тоткан кунакханәдән бүлеп биргән, түләү дә алмый икән.

Коридорга элеп куйган язуга игътибар иттем: "Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә, көненә биш мәртәбә баскычтан күтәрелүнең инсульт булу куркынычын 29 процентка киметүе ачыкланган" - дип язылган анда. Чын хуҗаларча караш һәм халыкның сәламәтлеге турында кайгырту түгелмени бу?!

Үзәкнең башында Зөһрә Сәяпова, Рафаэль Аблаков, Салих Ермеев, Камил Муллашев торганнар һәм бүген дә актив эш алып баралар.Үзәкнең этномәдәни клубын - Раилә Даутова, яшьләр канатын Равил Вәлиев җитәкли. "Дуслык" ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Аның концертмейстеры, Татарстанның атказанган артисты , "Шабыт" сәнгать университеты доценты Дамир Солтанов, хор җитәкчесе Гөлнәзирә Садуакасова, хормейстер Асель Ергарина үз эшләрен бик яратып башкаралар.

Кул эшләре түгәрәге дә бар анда.

3 нче шәһәр гимназиясе базасында "якшәмбе мәктәбе" эшли. Анда татар теле һәм әдәбияты, татарлар тарихы укытыла, милли йолалар өйрәнелә (директоры Нурия Заһидуллина). Балалар шигырьләр, биюләр, җырлар өйрәнәләр. Шәһәр, республика һәм халыкара дәрәҗәдә үткәрелә торган конкурс-бәйгеләрдә катнашалар, ирешкән уңышлары да бар - лаек булган бүләкләре шактый.

Туган тел дәресләрен Казан Федераль университетының Каюм Насыйри институты фәнни-укыту үзәге җитәкчесе Венера Закирова алып бара. Ә өлкән яшьтәге кешеләр татар телен атнага ике мәртәбә Евразия милли университеты нигезендә булдырылган белем бирү үзәгендә 2014 елдан бирле һәм түләүсез өйрәнәләр икән.

Земфира ханым шатлыклы хәбәр дә ирештерде: Астанада барлык милли үзәкләр өчен типовой өр-яңа бина төзелеп ята икән. Озакламый шунда күчәчәкләр.

Казахстан мәркәзе Астанадан кайтышлый, Кустанай шәһәрендә "Дуслык" татар-башкорт үзәгенә дә кереп чыктым. Анда Кустанайда бөтенреспублика күләмендә узган Сабан туена йомгак ясадылар, аеруча тырышканнарга бүләкләр дә тапшырдылар.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ тексты һәм фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: