Бөгелмә авазы

Грипптан прививка ясаткан кеше дә авырырга мөмкин, тик авыру җиңелрәк кичереләчәк - табиб

Быел республикада яшәүче халыкның 40 процент өлешен гриппка каршы вакцинацияләү планлаштырыла. Республикага 577 мең доза вакцина кайтарылган. Татарстанда прививка ясату кампаниясе башланды. Быел республикада яшәүче халыкның 40 процент өлешен, ягъни 1,5 млн кешене гриппка каршы вакцинацияләү планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы,...

Быел республикада яшәүче халыкның 40 процент өлешен гриппка каршы вакцинацияләү планлаштырыла. Республикага 577 мең доза вакцина кайтарылган.

Татарстанда прививка ясату кампаниясе башланды. Быел республикада яшәүче халыкның 40 процент өлешен, ягъни 1,5 млн кешене гриппка каршы вакцинацияләү планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Әңгәмәдәш федераль бюджеттан 577 мең доза вакцина кайтканын әйтте. Олылар өчен "Совигрипп" вакцинасының 416 мең доза күләмендә беренче партиясе бер атна элек кайтарылган. Кичә балалар өчен 175 мең доза күләмендә "Ультрикс" һәм "Гриппол плюс" вакциналары кайтарылган һәм учреждениеләргә өләшенә башлаган. Соңрак вакциналарның калган партияләре кайтачак. "Вакцинада ике А гриппы штаммы бар - H1N1("Калифорния" - дуңгыз гриппы), H3N2 (Гонк Конг гриппы), бер В гриппы (Брисбен) вирус штаммы бар", - диде Дмитрий Лопушов.

Эпидемиолог быел Татарстанга грипптан барлыгы 1557100 доза вакцина кайтуы көтелүен әйтте. Дмитрий Лопушев билгеләп узганча, вакцинаны кадату өчен иң кулай чор - сентябрь-октябрь айлары. "Прививканы грипп авыруының эпидемиологик күтәрелеш ноктасына кадәр ясатырга кирәк. Вакцинаны соңрак та кадатып була, тик никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак, чөнки прививкадан соң иммунитет 2-4 атна дәвамында формалаша. Хәзер менә җәйге ялдан соң кешеләрнең иммунитеты көчле, организмда витаминнар күп әле. Үтә көчле тын юллары авырулары да күп түгел, шуңа күрә организмның вакцинациягә реакциясе дә җиңел булачак", - дип киңәш итте Дмитрий Лопушов.

Аның әйтүенчә, эпидемия вакытында грипптан прививка ясаткан кеше, иммунитеты барлыкка килгәнче, грипп белән авырырга мөмкин, тик барыбер авыру җиңелрәк кичереләчәк. Эпидемиолог әйтүенчә, грипп белән авыру ноябрь урталарында башланырга мөмкин. Эпидемия, гадәттәгечә, кышкы каникуллардан соң булырга мөмкин дип фаразлана. Дмитрий Лопушов узган елда гриппның авыр формалары белән авырганнар арасында вакцина кадаткан бер генә кеше дә булмавын әйтте.

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе гриппка каршы вакцинациянең үпкә ялкынсынуы, миокардит, энцефалит, менингит, синусит, отит кебек өзлегүләрдән саклавын искәртә. "Вакцинация грипп белән авыруны уртача 2 мәртәбә киметә, прививка ясалган пациентларда авыру өзлегүләрсез уза. Грипптан вакцинацияләү соңгы 5 елда 22 проценттан 27 процентка кадәр арттырылган, авыру күрсәткечләре 12 тапкыр кимегән", - диелә сайтта. Балалар учреждениеләренә йөрүче балаларга, укучыларга, медицина хезмәткәрләренә, белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган олыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә прививкалар бушлай ясала.

2015-2016 нчы елларда эпидемия чорында грипп һәм үтә көчле тын юллары инфекцияләре белән халыкның 10,9 проценты, ягъни 421 мең 709 кеше авырган. Аларның 536сына, шул исәптән 147 балага "грипп" диагнозы куелган булган. Авыручыларның берсе дә прививка ясатмаган булган.

Хәзерге вакытта республикада ОРВИ белән бәйле вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Авыручанлык дәрәҗәсе эпмидемия бусагасыннан 26 процентка ким. Грипп очраклары теркәлмәгән.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: