Бөгелмә авазы

Галим истәлегенә

2014 елның 10 октябрендә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Анатолий Васильевич Ефремов туган йортта аның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Митингны галимнең туган шәһәре хакимияте һәм мәгариф идарәсе оештырганнар иде.

Ф. ӘХМӘТҖАНОВА,
Фән һәм мәгариф менеджменты академиясе
әгъза-корреспонденты,
"КНИТУ" (КХТИ) Бөгелмә филиалы доценты.
Тантананы Димитровград шәһәре башлыгы урынбасары И. Баканова һәм РФ Хөкүмәтенең Ульяновск өлкәсе вәкилләре Ш. Бахтиев белән К. Долинин ачып җибәрделәр. Мемориаль такта ачу чарасында галимнең туганнары, укучылары, Димитровградта, Ульяновскида һәм "КНИТУ" (КХТИ) Бөгелмә филиалында бергә эшләгән коллегалары катнашты. Алар һәрберсе А. Ефремов турында бик җылы хатирәләр белән чыктылар.
А. Ефремовның хезмәт биографиясендәге иң күренекле еллары Бөгелмә белән бәйле булды.
Педагогик фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РФ Югары мәктәбе атказанган работнигы, РФ Иҗади педагогика академиясе академигы, Халыкара педагогик белем бирү фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, Фән һәм мәгариф менеджменты академиясе академигы, Россия Президенты премиясе лауреаты, Калмык Республикасының академик П.М. Эрдниев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Н.К. Крупская, "За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И. Ленина" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән, өч мәртәбә - Сорос укытучысы, бер мәртәбә югары мәктәпнең Сорос укытучысы исеменә лаек булган. Ул шулай ук "П.И. Рычков", "О педагогике и педагогах", "Феномен академика Эрдниева" монографияләре, "Алгебра и начала анализа. X - XI кл.", "Алгебра и элементарные функции X - XI кл.", "О математике и математиках" уку әсбаплары һәм башка бик күп хезмәтләр авторы, Бөгелмә турындагы "Город счастливой судьбы" китабының автордашы.
Димитровградлылар үрнәгендә безнең шәһәр җәмәгатьчелеге дә Бөгелмәнең Мактаулы гражданины А.В. Ефремов истәлеген мәңгеләштерү чараларын күрсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: