Бөгелмә авазы

Гаилә учагын саклаучылар

Тәрбия гаиләдән башлана, диләр. Чыннан да, бала тәрбияләүдә гаилә гаять мөһим роль уйный. 15 май Халыкара гаилә көне дип игълан ителгән. Шул уңайдан, бу көнне 2 нче лицейда "Гаилә учагын саклаучылар" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чарада 5 нче сыйныф укучылары, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Мирас" төркеме дә катнашты....

Тәрбия гаиләдән башлана, диләр. Чыннан да, бала тәрбияләүдә гаилә гаять мөһим роль уйный. 15 май Халыкара гаилә көне дип игълан ителгән. Шул уңайдан, бу көнне 2 нче лицейда "Гаилә учагын саклаучылар" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде.
Чарада 5 нче сыйныф укучылары, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Мирас" төркеме дә катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый кызыклы очрашулар безнең уку йортында еш булып тора. "Мирас" төркеме җитәкчесе Чәчкә апа Сәлимова:
- Үзебез өлкән яшьтә булсак та, мәктәп укучылары, бакчаларда тәрбияләнүче балалар белән даими очрашабыз, аралашабыз. Үзебез белгән, әле онытылмаган гореф-гадәтләрне, йолаларны балаларга - яшь буынга җиткерергә тырышабыз. Шул эшләребез белән балалар күңелендә телебезгә мәхәббәт хисләрен үстерүгә ярдәм итсәк, үзебезне бәхетле дип санар идек. Яшь буынны тәрбияләүдә безнең дә өлешебез керде дип, горурланыр идек, - ди.
Алга таба лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Артыкбаева гаилә турында әңгәмә корып, сүзне Татар мәдәният үзәгеннән килгән фольклор төркеме әгъзаларына бирде. Алар кичәне иман кәлимәләре белән башлап, Габдулла Тукай шигыренә язылган "Бишек җыры" белән дәвам иттеләр. Мөнәҗәтләр ялвару, сорау, мөрәҗәгать итү дигән төшенчәдә кулланыла. Муса пәйгамбәрнең Аллаһыдан җәннәт сорап әйткән мөнәҗәтен Гөлгенә Авзалова башкарды. XIX гасыр чичән-шагыйре Акмулла шигырьләре дә халык арасында әйтелеп, мөнәҗәтләргә әйләнгәннәр. Акмулланың "Камиллек сыйфатлары" мөнәҗәте башкарылды, әйтелгән һәр мөнәҗәткә аңлатмалар бирелде. Халык иҗатының алтын хәзинә-сенә тиң "Сак-Сок" бәете көйләнде. Сак-Сок рольләрен оста итеп, шушы мәктәп укучылары Айдар Биктаһиров һәм Роберт Гә-рәйшин башкардылар. Кичә фольклор уеннары уйнап тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: