Бөгелмә авазы

Гаилә – иң кыйммәтле хәзинә

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әти-әниләр, балалар белән бергәләп, "гаилә кыйммәтләре"н эзләп, сәяхәткә чыктылар.

Ирина ВДОВИНА,
социаль педагог.
"Диңгез куенында" гаилә командалары пиратларга каршы тордылар, рифларны урап уздылар, корабльдәге тишелгән җирләрне ямадылар, диңгез дулкыннарында чайкалдылар... Ә хәзинәне эзләп тапкач, төп байлык инде үз кулыбызда булуын аңладылар: гаилә-дәге татулык, традицияләр, бер-береңне ярату, ярдәмләшеп яшәү - менә икән бит ул иң зур хәзинә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: