Фәнис Яруллин – халык җырчысы

9 февраль көнне татар халкының бөек язучысы Фәнис Яруллинга 75 яшь тулган булыр иде.
Шәһәребезнең 18 нче урта мәктәбендә олуг әдипнең истәлегенә багышланган әдәби-иҗади кичә үтте. Кичәдә мәктәбебезнең 6 нчы, 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес - Фәнис Яруллинның иҗатына битараф түгел икәнлекләрен күрсәттеләр. Аның әсәрләре аша балалар башлангыч сыйныфтан ук тәрбияләнә башлый. Кичәдә ул әсәрләр кабаттан искә төшерелде: шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды. Әлбәттә, язучының тормыш юлына күзәтү ясамыйча булдыра алмадык. Кичәдәге әлеге матур мизгелләр һәрберебезнең хәтерендә озак сакланыр. Ә без аның әсәрләрен өйрәнүне, иҗатына багышланган чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.
Зилә ГАРИФУЛЛИНА,
18 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.1126700
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.1208100
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.325200
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.327500
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1749100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика