Бөгелмә авазы

Һәр көне, һәр сәгате кадерле

Табигать авыл кешесен һәр елны үзенчә сыный. Өченче елгы корылык аркасында игеннәр бөтенләй уңмыйча, терлек азыгы да әзерләп булмаган иде, узган елда басу-кырлардагы бөртеклеләрне, мул үләнне җыеп алырга туктаусыз яуган яңгырлар комачаулык итте. Шуңа күрә дә бүгенге заманда җитәкче-белгечләрдән алга карап эш итә белү, технологияләрне төгәл саклау сорала.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Кайчан кайсы культураны чәчәргә, коры килгән елда нинди бөртекле югарырак уңыш бирер, яңгырларга китсә, алар нишләр - җир хуҗасы боларның барысына алдан әзер булырга, фаразлау гыйлеменә ия булырга тиеш дип саныйм мин үзем шәхсән. 16 май көнне бер төркем журналистлар белән районыбыз кырларында, төгәлрәге, Яңа Сумароково җирлегендәге "Возрождение крестьянства" җәмгыяте басуларында булып, чәчү барышы белән таныштык. Иң башлап, хуҗалык җитәкчесе Низами Омаров (рәсемдә) безне иртә культуралар чәчелгән басуга алып китте. Бөртекләр, күзләрне иркәләп, тигез булып чыгып киләләр. Җитәкче бу басуга тиздән чүп үләннәренә каршы эшкәртү өчен техника чыгачагы турында әйтә.

Низами Омаров туфрактагы дымны апрель ае башыннан ук үлчи башлаган икән. "Ул айда туфрактагы дым 31 миллиметр иде, майда - 16 миллиметр, - ди ул. - Орлыклар быел бик әйбәт эшкәртелгән җиргә иңдерелде. Ай ахырына кадәр тагын 20 миллиметр чамасы яңгыр яуса, тамырларны ныгытып җибәрү өчен файдасы бик зур булачак". Җитәкче тамыры белән үсемлекне алып, безгә мул уңыш нигезен тәшкил иткән агрономия нигезләрен шунда ук аңлатып та бирде. Төп тамыр үзе генә булганда, 10 центнердан да зуррак уңышка өмет итеп булмый икән. Ә менә ян-якта чыккан һәр өстәмә тамыр бу 10 центнерга, кимендә, 5 центнер ашлык өсти ди.

Хуҗалыкта барлыгы 1600 гектар җир бар. Аның 400 гектарын быел парга калдырганнар. Чәчүне 22 апрельдә башлаганнар. Узган елда карабодайдан югары уңыш алынганга, быел аның мәйданын бераз арттырып, 100 гектарда чәчәргә булганнар, 200 гектарда солы, 200 гектарда арпа чәчелгән, узган ел ул 150 гектарны биләп торган. "Мул уңышка ышанычыбыз зур", - ди Низами Омаров ямь-яшел булып үсеп утырган басуларга карап.

Җитәкчене борчыган нәрсәләр: басуларда эшләүче техниканың искергәнлеге һәм быел ягулык-майлау материалларына кредитның бирелмәве. "Иске булуларына карамастан, техниканы ремонтлап торабыз, кырда һәрвакыт, кимендә, ике техника эшли, - ди Низами Нәзирович. - Ә инде дизель ягулыгына ташламалар булса да, без аны үзебездә булган акчага гына ала алабыз. Кредит бирмәделәр. Менә 2600 литр алып кайттык, техника кырга чыкты. Ә бит ул күпкә җитмәячәк".

Хуҗалыкта уҗым культуралары бик начар кышлаганга, 500 гектарның 350сендә яңабаштан чәчеп чыгарга туры килгән.

Басудан кайтышлый "Возрождение крестьянства" хуҗалыгы җитәкчесе фермасы белән дә бераз мактанып алды. 55 баш сыерлары бар икән. Бер көндә савып алынган сөтнең күләме 890 литрга кадәр җитә ди. Бу һәр сыердан уртача 16 литр сөт савып алына дигән сүз бит. "Беренче кварталда рентабельлек 70 процент тәшкил итте", - ди Н.Омаров.

Җитәкче әйтүенчә, хуҗалыкта уңган һәм тырыш механизаторлар эшли. Сере дә бик гади: авыл кешесе өчен, язмамның башында әйтеп үткәнемчә, барыннан да элек, эш кирәк. Биредә эшләгән кешегә лаеклы итеп түли дә беләләр шул. Без барган көнне хуҗалыкның дүрт техникасы чәчү өчен җирне әзерләүдә, эшкәртүдә эшли иде. "Бүген эшне тәмамлап, иртәгә биредә чәчүгә керешәбез", - ди алдынгы механизатор Геннадий Новичков.

Гомер-гомергә авыл кешесе иртә яздан кара көзгә кадәр мул уңыш җыеп алу өчен көнне төнгә ялгап, алсыз-ялсыз эшләгән. Быел да бар булган ашлыкны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алырга насыйп итсен игенчеләргә. Үзебезгә ризык булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: