Бөгелмә авазы

Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне

21 август көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Аның эшендә республиканың муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы тармагы өчен җаваплы затлар катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Министр, беренче чиратта, быелгы урак барышы белән таныштырды. Бүгенге көндә республика кырларыннан 3 миллион тоннага якын иген уңышы амбарларга салынган. Республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен Әтнә районында төгәлләгәннәр. Шул ук вакытта яңгырлар башланганга кадәр Тукай, Сарман, Алабуга, Тәтеш, Мамадыш, Чүпрәле районнарында иген уңышын җыеп алуны төгәлли алмаганнар. Бөгелмә районы кырларында да 1,9 мең гектарда урып-җыю эшләрен башкарасы бар. "Дүрт атна рәттән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә иген уңышын җыеп алу өчен кулай һава шартлары торды. Күргәнегезчә, мондый уңайлыклардан барлык районнар да тиешле файдалана, булган иген уңышын җыеп ала алмадылар. Эшне дөрес оештыра белмәүгә ачык мисал бу", - диде министр ачынып. Шул ук вакытта авыл җирлекләрендә эшләүче куәтле инвесторлар адресына да шелтә сүзләрен җиткерде ул, чөнки алар да тиешле срокларда үз алларына куелган бурычны үтәп чыга алмаганнар. Өстәвенә, табыш артыннан гына куып, җирне эшкәртүдә шактый гына хилафлыклар да җибәрәләр икән алар. Монда министр Бөгелмә муниципаль районында да эшләүче "Татагро" җәмгыяте җитәкчелеген тәнкыйть утына тотты.

Реклама

Дәүләт алдындагы бурычларын да төрле районнар төрлечә үти булып чыкты. Бу уңайдан Бөгелмә районы 5408 тонна икмәк тапшырырга тиеш булып, планны әлегә 31 процентка гына үтәгән. Дәүләт заказын 28 августка үтәп чыгарга кирәклеген искәртте М.Әхмәтов.

Икенче мәсьәлә булып көзге чәчү эшләрен оештыру торды. Уҗым культуралары мәйданын барлык чәчүлек җирләрнең 1/3 өлешенә җиткерү турында сүз барды. Ник дигәндә, уҗым культуралары җәйнең июль аендагы кызулыкка чыдамрак һәм иртәрәк өлгерәләр. Әмма тиешле технологияләрне сакламау сәбәпле /җирне эшкәртү, орлыкларны сайлап алу һәм тиешенчә эшкәртмәү, ашламалау һ.б./, быел 292 мең гектар (!) җирдә уҗымнар һәлак булган. Аларны кабаттан бозып чәчү өчен республика бюджетыннан өстәмә 800 миллион сум (!) акча сарыф ителгән. "Бу күрсәткеч буенча без Россия Федерациясендә беренче урында торабыз! Башка бер генә төбәктә дә ул кадәр уҗымнар һәлак булмаган, начар эшлибез", - диде министр. Шул ук вакытта яуган яңгырларның уҗымнар өчен бик тә файдалы булуын, чәчүлек җирләрен тие-шенчә эшкәртү, чәчеләсе орлыкларның сыйфатына игътибарны арттыру, ашламаларны җитәрлек дәрәҗә-дә кертү кирәклеген тагын бер кат искәртте җаваплы җитәкче. Республиканың 130 мең гектар җирендә уҗым культураларын чәчү эшләре инде башкарылган икәнлеген дә әйтте.

Әлеге мәсьәләләргә БМР башлыгы Илдус Касыймов та аерым тукталды. Район басу-кырларында урып-җыю эшләрен 25 августка тәмамлау бурычы куелды. Корылык шартларында эшләр-гә өйрәнү кирәклеге ассызыкланды, моның өчен ашламаларны тиешле микъдарда кертү кирәклеге бәхәссез. Шул юнәлештә эзлекле эш алып бару мәсьәләсе алга куелды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: