Бөгелмә авазы

Эш тәмамлануга таба бара

Татарстанда капиталь ремонт программасына кергән йортларның өчтән бере төзекләндерелгән, 999 йортның 319ы файдалануга тапшырылган. Бөгелмәдә 27 күпфатирлы йортта эш тәмамланган. Бу турыда 11 июль көнне узган видеокиңәшмәдә шул турыда сөйләшү булды. Аны республика Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, эш барышындагы динамика яхшы, күп йортларда эшләр инде тәмамланган, документлар тутыру мәсьәләсе генә аксый, шунлыктан подрядчы оешмалар йортларны файдалануга тапшыра алмый торалар.
Капиталь ремонт эше мәктәпләрдә дә дәвам итә. Бөгелмәдә әлеге программа нигезендә, 8 мәктәпне төзекләндерәләр. Аларның берсендә - Наратлы урта мәктәбендә ремонт эшләре инде тәмамланган. Калганнарында эш үтәлеше 92 - 99 процент тәшкил итә.
Кышкы җылыту сезонына әзерлек башланды. Татарстан Республикасы буенча торак фондның әзерлеге - 28,1 процент, социаль-мәдәни өлкәдәге объектларның әзерлеге - 56 процент, коммуналь инфраструктурада уртача 50 процент тәшкил итә. "Бу эшне көзгә калдырырга ярамый, объектларның әзерлеге турында миңа хәбәр итеп барыгыз. Бу -- бик җаваплы эш", - дип ассызыклады Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, коммуналь хуҗалык ңитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Республикада терлек абзарлары, бәрәңге саклау урыннарында һәм силос-сенаж траншеяларына капиталь ремонт эшләре бара. 40 районда - 224 сыер абзарына, 36 районда - 134 силос-сенаж траншеяларын, 15 районда 32 бәрәңге саклау урыннарын төзекләндерү эшләре башланган.
 
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: