Бөгелмә авазы

Электр: рәхәт тә, куркыныч та

Рәсми статистика күрсәтүенчә, ел саен илдәге янгын очракларының 60 меңләбе электр җиһазлары төзек булмау сәбәпле килеп чыга һәм бик күп гомерләрне харап итә, килгән матди зыян гына да чама белән 500 миллион сумнан артып китә. Саны һәм нәтиҗәләренең авырлыгы ягыннан бу янгыннар, ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан- нарыннан...

Резидә ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте
кече инспекторы.

Сәнәгать объектларында да, көнкүреш секторында да, җиһазларны озак вакыт экс­плуатацияләүгә, ә тиешле профилактик эш алып баруга акча җитмәүгә бәйле рәвештә, бик куркыныч вәзгыять туды: күп кенә автомат саклагычлар, сүндергечләр, лампа оялары ватык, ут күчерә торган контакт төркемнәр төзексез, чыбык­лар тоташкан урыннар окисьлашкан, тутыккан. Озак вакытлар югары дымлылык шартларында булган электр бүлү җайланмаларының да хәле бик мөшкел. Электр чыбыкларының сыйфаты начар, изоляция чынлыкта юк инде. Болар барысы да объектларда ут чыгуга китерә торган сәбәпләр. Янгын чыгу сәбәпләрен еш кына "кыс­ка ялганыш", яисә чыбыкларга "нагрузка арту" нәтиҗәсе дип бәялиләр, әмма бу күп очракта дөреслеккә туры килми, чөнки ут гадәти шартлардагы ток астында электрүткәргечләрдә барлыкка килгән очкыннан да чыга.

Производствода, көнкүреш­тә кулланыла торган электр челтәре һәм җиһазлары аерым кагыйдәләр буенча эшләргә тиеш. Электр җайланмаларыннан файдаланганда, мәсәлән, өс­леге һава белән чагыштырганда 40 градустан артык кыза торган электр двигательләрен, башка җиһазларны кулланырга ярамый. Розеткалар, сүндергечләр ватык икән, шулай ук андыйлардан файдалану тыела. Электр челтәрен артык нагрузкадан саклау өчен заводта эшләнгән саклагычлар гына кулланыгыз. Эшләп торган электр җиһазларын беркайчан да караучысыз калдырмагыз.

Истә тотыгыз, сезнең иминлек - үз кулларыгызда!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: