Бөгелмә авазы

Ел нәтиҗәләре

14 декабрь көнне хакимият бинасында, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән берлектә, ел әйләнәсенә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов рәислек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Марина Колесникова фотосы.

Кереш өлештә БМР башлыгы Илдус Касыймов агымдагы елда планлаштырылган һәм башкарылган эшләргә тукталды. Район һәм шәһәрдә алынган йөкләмәләр, нигездә, үтәлгән. Күп кенә тармакларда елны үсеш белән тәмамлаган предприятиеләр аталды. Агросәнәгать тармагында исә Бөгелмә фарфор заводы җирлегендә үсемлек мае җитештерү предприятиесе инде эшчәнлеген башлап җибәрәсен; кошчылык тармагында үзгәрешләр булуын; авыл җирлекләрендә гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкларда мал-туар үрчетү эшенең уңышлы гына баруы һәм башкалар турында сөйләнде. Шул ук вакытта авылларда әле эшмәкәрлекне киңрәк җәелдерү мөмкинлекләренең тулы көчкә файдаланмавы да әйтелде һәм әлеге юнәлештә эшне көчәйтү, бизнесны үстерү кирәклеге ассызыкланды.

Төп доклад белән БМР башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов чыкты. Авыл хуҗалыкларында эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2012 елда 9397 сум тәшкил иткән. Иң яхшысы - "Подгорный" җәмгыятендә (11397 сум), иң түбәне - "Нур" җәмгыятендә (6171 сум). Авыл җирлекләрендәге мал-туар санына килгәндә, нәтиҗәләр түбәндәгечә: җәмгысе 3815 баш мөгезле эре терлек /2011 елда 3290 баш булган/, шулардан савым сыерлары - 1547 /2011 елда - 1547/, дуңгызлар - 1692 /2011 елда 1440/. Биредә Подгорный, Кодаш, Наратлы, Березовка авыл берәмлекләрен аерым атап үтәргә кирәк: аларда мөгезле эре терлек саны күзгә күренерлек арткан.

Реклама

Быел үзмәшгульлек программасында Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләрендәге 20 гаилә катнашкан. Алар үз эшләрен башлап җибәрү өчен тиешле күләмдә матди ярдәм алганнар. Әлеге эштә Восточный, Березовка, Зеленая Роща авыл җирлекләре - алдынгылар рәтендә.
Гаилә фермаларында барысы 1032 баш мөгезле эре терлек /шул исәптән 423 баш савым сыер/, 900 баш дуңгыз, 880 баш сарык, 29 ат, 345 баш кош-корт исәпләнә.

Авыл җирлекләрендә хезмәткә яраклы 13375 кеше булып /2011 елда - 13197/, шуларның 11174е эш белән мәшгуль /2011 елда - 11069ы/.
Алда санап кителгән һәм җирле берәмлекләрдә терлекчелекне, гаилә фермаларын, агросәнәгать комплексында кредитлар алу, йортлар торгызу, салымнарны вакытында түләп бару, торак йортларны төзекләндерү, гомумән, халыкның яшәү шартларын яхшырту өлкәсендә башкарган эшләр буенча районда беренче урынга Подгорный авыл җирлеге чыкты.

Киңәшмә ахырында Подгорный авыл җирлеге башлыгы Нина Ионичкога яхшы эшләгәне өчен Рәхмәт хаты һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды /рәсемдә/.

Әлбәттә, авылларда әле файдаланылмаган мөмкинлекләрнең күп булуы бәхәссез. Шуңа күрә биредә көн күрүче халыкны ничек тә җирдән аермаска кирәклеге, ә эшсезлекнең авылда, гомумән, булмаска тиешлеге турында кат-кат әйтелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: