Бөгелмә авазы

Әфьюн – Бөтенхалык кайгысы

Менә сигез елдан артык инде Бөгелмә районы территориясендә Россия Федерациясе Федераль наркоконтроль хезмәтенең районара бүлеге эшләп килә. Оешканына әллә ни озак вакыт узмаса да, бүлек тарафыннан Бөгелмә шәһәре һәм районы территориясендә генә түгел, ә Лениногорск, Баулы һәм Ютазы районнарында да наркотикларның законсыз әйләнешен туктату юнәлешендә зур эш башкарылды.

А.САВЕНКО,
РФ наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү хезмәте
ТР идарәсе Бөгелмә районара бүлеге начальнигы,
полиция полковнигы.

Ныклы эш алып бару нәтиҗәсендә 2011 елда Бөгелмә районара бүлеге Татарстан идарәсенә караган башка территориаль органнар арасында тагын алдынгы урынга чыкты. Эшчәнлек дәверендә бүлек 363 җинаять эшен тикшереп, судка җибәрде, алар буенча 427 җинаятьче хөкем ителде. Шуларның 272се озак вакытка - 5 елдан 17 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде. 2011 елда гына да наркотиклар белән сәүдә итүче, наркопритоннар тотучы, бу гамәлләрне оештыручы 61 кешегә карата 45 җинаять эше ачылып, барысы да судка тапшырылды.

Бөгелмә районара наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге ачылганнан бирле законсыз куллануда булган 380 килограмм наркотик һәм көчле тәэсир итә торган матдә алынды. Шуның 20 килограммнан артыгы - героин, 60 килограммнан артыгы марихуана белән гашиш. Бу, "кара базар" бәясе белән исәпләгәндә, 50 миллион сумлык диярлек героин, 28 миллион сумнан артыграк башка матдәләр дигән сүз.

Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итүче федераль хезмәткәрләр ил буенча күп-ләп "үрчегән" наркопритоннарны ачыклау, аларны юк итүгә аеруча игътибар бирәләр. Наркополицейскийларның борчылуы аңлашыла: һәр притон үзенә наркотикларга яңа гына хирыслаша башлаган дистәләгән кешене җәлеп итә, моннан тыш "наркота" сату ноктасы да булып тора. Наркоманнар җыела торган урыннарны күпләп ачыклау һәм юк итүдә актив гражданнарның өлеше дә бар. "Ышаныч телефоны" аша элемтәгә кереп, алар органнарга ярдәм итәләр. Узган 2011 елда Бөгелмәдә, мәсәлән, шәһәр кешеләре ярдәме белән 21 наркопритон ачыкланды һәм юк ителде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: