Бөгелмә авазы

Дөнья түгәрәк (+ФОТО)

Яңгырлы, салкын дип сукрансак та, җәй - җәй инде ул, җәмәгать. Барыбер якты, барыбер ямьле, барыбер рәхәт. Көннәрнең озынлыгыннан, юлларның такырлыгыннан файдаланып, каядыр барасы, яңа җирләр күрәсе килә. Менә без дә узган ялларда Башкортстанның Нефтекама каласын урап кайттык әле. Актанышның такыр юлларын, тау башындагы мәчетен дә фотога төшердем, паром белән...

Яңгырлы, салкын дип сукрансак та, җәй - җәй инде ул, җәмәгать. Барыбер якты, барыбер ямьле, барыбер рәхәт. Көннәрнең озынлыгыннан, юлларның такырлыгыннан файдаланып, каядыр барасы, яңа җирләр күрәсе килә.

Менә без дә узган ялларда Башкортстанның Нефтекама каласын урап кайттык әле. Актанышның такыр юлларын, тау башындагы мәчетен дә фотога төшердем, паром белән Агыйделләрне кичеп, Иске Җанҗегет авылы аша да уздык без.

Ә бит аларны сурәткә төшереп йөрүем тикмәгә түгел: озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшем Әлфия Мостафина - тумышы белән Актаныш ягыннан; ә Җанҗегет - газетабызның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафинның туган ягы... Әле тагын Байсарны үттек, анысында элекке хезмәттәшебез Инсөяне искә төшердем. Чуракай аша узганда да яшьлек дусларыбызны искә алдык. Кыскасы, кай тарафка гына күз салма - танышлар, кай якларга юл тотсаң да - безнекеләр. Дөнья түгәрәк!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: