Бөгелмә авазы

Хокук сакчылары янында

14 февраль көнне Бөгелмә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлегендә "Батырлык атнасы" дип исемләнгән акция кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Мондый күңелле очрашулар полиция бүлегендә бик еш булып тора. Биредә хокук сакчылары балаларны үз хезмәтләренең нечкәлеклә-ре белән таныштыралар.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Бу юлы исә мондый күңелле мөмкинлек шәһәребезнең кадет мәктәбе укучыларына тәтеде. Полиция хезмәткәрләре алар өчен шәһәр-район эчке эшләр бүлеге бинасында экскурсия уздырды. Укучылар дежур часть, сорау алу, тикшерү кебек бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, анда эшләүчеләр белән күрештеләр. Мәсәлән, полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы А.Гәрәев эчке эшләр бүлегенең иң мөһим урыны дежур часть икәненә төшендерде. Һәрбер кырын эше булган бөгелмәле турында мәгълүмат җиткерүче махсус "Папилон" системасы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары, подполковник Г.Фәхретдинова, укучыларны бүлмәдән бүлмәгә йөртеп, бик яхшы экскурсияче вазифасын башкарды. Үзе үк музейдагы экспонатлар, аның тарихы турында сөйләде. Бөгелмә полициясе үсеше, анда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар хакында бәян итте, элеккеге хокук сакчыларының киемнәрен күрсәтте. Отставкадагы милиция подполковнигы, Әфганстан сугышы ветераны, бүгенге көндә Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе В.Паршинның да, яшүсмерләр белән очрашып, аларга үгет-нәсыйхәтләр бирүе үзенчәлекле бер мизгел булды. Укучылар хокук сагында тоган абый-апаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, җавап алу мөмкинлегенә дә ия булдылар.

Шулай итеп, яшьләр бу чарадан күңелләрендә озакка уелып калачак истәлекле мизгелләр һәм полиция хезмәтенең, чыннан да, бик кирәкле һәм мөһим, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы эш икәненә тулысынча төшенеп таралыштылар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: