Бөгелмә авазы

Эшмәкәрләр очрашты

1 декабрь көнне Бө­гелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэ­ры Илдус Касыймов белән очрашуда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылган актуаль мәсьәләләр каралды.


Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Киңәшмәдә шу­­­­лай ук Татарстан Рес­пуб­ликасы инвестиция үсе­ше агентлыгының эш­ку­арлыкны үстерү ида­рәсе җитәкчесе Алексей Угаров, "Татспиртпром" җәм­гыяте генераль директоры Гиоргий Куприянов, ТР кече һәм урта эш­­­мәкәрлек предприятие­ләре ассоциациясе вице-президенты Шамил Булушев катнашты.

Илдус Касыймов сүз­ләре буенча, районда кече эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтелә. "Бездә әзер мәйданнар бар. Мин аларны районыбызның "алтын запасы" дип атар идем. Бу мәйданнарга инвесторларны җәлеп итү өчен без бүген барысын да эшлибез", - диде шәһәр мэры.

Районыбызда хәзерге көндә кече эшмәкәрлек үсеше белән Бөгелмә муниципаль районы баш­­­карма комитеты җитәкче­сенең икътисади үсеш сораулары буенча урынбасары Наил Галиев таныштырды. Шәһәр һәм районда барлыгы 4390 кече эшмәкәрлек субъекты бар, шуларның 1100е - ке­­че эшмәкәрлек, 3200е - шәх­си эшмәкәрләр һәм 70е - крестьян-фермер ху­җалыклары.

Алексей Угаров кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә каралган программалар белән таныштырып узды. Шамил Булушев эшмәкәрләр белән даими очрашып тора икән. Алар гадәти мохиттә эш­мәкәрлеккә кагылган мәсь­­­әләләрне күтәрәләр, үзара киңәшләшәләр. Ул бу традицияне дәвам иттерергә ниятли һәм ки­ләсе очрашуга Илдус Касыймовны да чакырды.

Шәхси эшмәкәр Флюр Ибраһимов үз эше белән таныштырды, башкаларга да эш башлап җибәргән вакытта килеп туган авырлыклардан куркып калмыйча, алга барырга ки­ңәш итте.

Чыгышлар тәмам­лан­­­­­гач, очрашуга килгән эшмәкәрләр эш барышында килеп туган сорау­ларын, киңәшләрен җит­керде. Алар барысы да шәһәр җитәкчелеге тарафыннан игътибарга алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: