Бөгелмә авазы

Энә дә... дөя дә

Ил күләмендә, рес­публика һәм җирле даирәләрдә дә корруп­циягә каршы ут ачылганы күпләребезгә мәгълүм. Әйе, җәмгыять өчен зур куркыныч тудырган әлеге афәткә каршы ил җитәкчелеге ныклы көрәш башлады. Аның барышы өч башлы аждаһа белән көрәшне хәтерләтсә дә, билгеле бер нәтиҗәләр инде бар. Гаммәви мәгъ­лүмат чаралары һәрдаим әле теге төбәктә, әле бу...

Рөстәм ГАЛИМОВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары.

15 ноябрь көнне Бө­гелмә шәһәр судында Илгиз Әнәс улы Хәсәнов эше каралды. Ул РФ ҖКның 290 нчы маддәсе, 1 нче бүлеге буенча гаепләнде.

И.Хәсәнов 2010 елның 12 ноябреннән "Шәһәр ти­бындагы Карабаш бис­тәсе" муниципаль берәм­легендә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үти. Әлеге вазифаны ул БМР Карабаш бистәсе башлыгы А.Михайлов белән төзелгән ике яклы килешү нигезендә башкара. Аның хезмәт вазифаларына түбәндәгеләр керә: расланган бюджет кысаларында, муниципаль берәмлек милке белән идарә итү, банкларда счетлар ачу һәм ябу; төрле милек сатып алу һәм файдалану; җирле хокукый актлар кабул итү, башкарма комитетның эшен оештыру. Әмма...

Карабаш бистәсендә сәүдә итү өчен каралган урыннар эшмә­кәрләргә түләүсез бире­лә. Бу турыда "оныткан" И.Хәсәнов агымдагы елның 13 сентяб­ре көнне сәүдә башлау өчен рөхсәт сораган Г.дан 15 мең күләмендә акча таләп итә. Үзенең законлы эш итүен күрсәтү өчен әлеге сумманың 1500 сумын "КЖСУ" МУП ИК счетына күчерергә куша. Счетта ул карбыз сату өчен дип күрсәтелгән.

Дәүләт гаепләүчесе дәлилләре белән И.Хәсә­нов тулысынча килеште, судтан үзенең эшен махсус карау турында сорады. Аның гамәлләрен суд РФ ҖКның 290 нчы маддәсе, 1 нче бүлеге, ягъни хезмәт вазифаларыннан файдаланып, акчалата ришвәт алу дип квалификацияләде һәм түбәндәге карар чыгарды: И.Ә.Хәсәновка РФ ҖКның 64 нче маддәсе нигезендә, 100000 (йөз мең) сум күләмендә штраф түләргә һәм аңа ике ел дә­вамында дәүләт, муниципаль учреждениеләрдә җитәкче постларны биләү тыела.

Татар халкында "Энә дә бүләк, дөя дә бүләк" дигән әйтем бар. Әмма бүләкне сорап алмыйлар, ә хезмәт вазифаларыннан файдаланып, акча даулау закон тарафыннан ришвәт буларак бәяләнә һәм аның өчен җавап тотарга туры килә. Алда китерелгән сумма /15 мең сум/ бик кечкенә - "энә" кебек кенә күренә, әмма беренче карашка гына шул, аннан соң аның "дөясе дә" кирәк буласына шик юк.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш дәвам итә, шуңа күрә гражданнарга, нинди генә вазифа башкаруларына карамастан, намуслы яшәргә кирәклекне тагын бер кат искәртәсе килә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: