Бөгелмә авазы

Данлы үткәне бар

"Бу гаярь, сугышчан халык үзенең җиңелмәслегенә шулкадәр ышанган, хәтта җиңелгәнен сизми дә калган. Тарихчылары үтерелеп бетү сәбәпле, ул үзенең бөек җиңүләрен, казанышларын, уңышларын, дан-шөһрәтен дә югалткан. Ә татарлар тарафыннан уннарча бөек дәүләткә нигез салынган бит...". /Шарль Монтескье, француз галиме, тарихчы/. Әлфия МОСТАФИНА. Узган атнада шәһәребезнең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасыннан (җитәкчесе...

"Бу гаярь, сугышчан халык үзенең җиңелмәслегенә шулкадәр ышанган, хәтта җиңелгәнен сизми дә калган. Тарихчылары үтерелеп бетү сәбәпле, ул үзенең бөек җиңүләрен, казанышларын, уңышларын, дан-шөһрәтен дә югалткан. Ә татарлар тарафыннан уннарча бөек дәүләткә нигез салынган бит...".
/Шарль Монтескье,
француз галиме,
тарихчы/.
Әлфия МОСТАФИНА.
Узган атнада шәһәребезнең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасыннан (җитәкчесе - Сөмбел Гәрәева) бер төркем әби-апалар "Ирхәм" мәчете каршындагы мәһабәт бинаның беренче катында урнашкан татар тарихы һәм мәдәнияте музеенда кунакта булды. Музейны оештыручы һәм аның җитәкчесе Радик хәзрәт Зәбиров апаларны музейдагы экспонатлар белән таныштырды, бөек милләтебезнең борынгы һәм данлы тарихыннан бай мәгълүмат бирде һәм киләчәктә музейның фәнни-тикшеренү үзәгенә әверелү ихтималын да җиткерде. Бу турыда Казан галимнәре белән җитди сөйләшүләр алып барыла икән инде.
Музейның беренче залында татарларның борынгы төрки (безнең эрага кадәр IV - VIII гасырлар); Болгар (IX - XIII гасырлар) , Алтын Урда (XIII - XIV гасырлар), Казан ханлыгы (XV гасырдан алып, XVI гасыр уртасына кадәр) һәм Рус империясенә кадәр булган колониаль (XVI - XVII гасырлар) чорларга караган карталарны, сирәк экспонатларны күрергә мөмкин. Радик хәзрәтнең әйтүенә караганда, бу карталарның кай-берләре Россиядә бердәнбер экземплярда икән. Ә икенче залда исә үзебезне бик үк ерак булмаган тамырларыбыз - әби-бабайлар яшәгән мохиттә итеп хис иттек. Шәһәрдәшләребез ярдәме белән би-редә шактый бай фонд барлыкка килгән. Татарларның ата-бабадан күчкән мирас - тормыш-көнкүрештә иң мөһим урын тоткан төп шөгыльләре игенчелек, терлекчелек, умартачылык һәм сунарчылык булса, сәүдә эше, сәүдә арадашлыгының аларның борынгы дәверләрдән килгән традициясе икәнлеге ачык чагылыш тапкан биредә. Зур канәгатьлек белән карадык без мондагы экспонатларны һәм күңелләрдә үзебезнең бөек татар милләтеннән булуыбызга горурлык хисләре уянды. Никадәр генә юкка чыгарырга тырышмасыннар, нинди генә ярлыклар такмасыннар, тарих чоңгылларында югалмаган, югалтмаган үз йөзен татар.
Менә шушы татар тарихы һәм мәдәния-те музеенда булып, Радик Зәбировның тирән эчтәлекле, төпле чыгышын тыңласагыз, җәмәгать, үзегез өчен байтак яңа-лык ачарсыз, тарихыбызга да бөтенләй икенче күзлектән карап фикер йөртә башларсыз диясе килә. Үзегез генә түгел, балаларыгызны, оныкларыгызны ияртеп алып килегез, чөнки һәммәбез дә белә: үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Ә балалар үзләренең чын тарихын белеп үсәргә тиешләр.
Музей исә гадәти эш көннәрендә иртән-ге сәгать 10нан алып, 17 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял вакыты: 13.00 - 14.00 сәгатьтә.Изге Рамазан аенда, ураза вакытында эш тәртибе үзгәргән: кичке 18 сәгатьтән алып, 21 сәгатькә кадәр эшләячәк икән ул.
Сүз соңында.
Интернет челтәрендә актарына башласаң, төрле фикерләргә юлыгасың. Тарихи чыганакларга караганда, татарларның килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндә өч төп концепция яши. Беренчесе - болгар-татар концепциясе. Аның буенча татарның килеп чыгышының төп нигезе - болгарлар һәм төркиләшкән җирле фин-угыр халкы. Х. Гыймади, А. Смирнов, Н. Калинин, Л. Җәләй, Һ. Йосыпов, А. Халиков, М. Зәкиев һ.б. галимнәрнең хезмәтләре шушы концепциягә нигезләнә.
Икенче концепция - татар-монгол концепциясе. Ул Көнчыгыш Европага татар-монгол кабиләләре белән бергә күчеп килгәннәр, җирле кыпчаклар белән кушылып һәм Алтын Урда дәверендә Ислам динен кабул итеп, татар мәдәниятен һәм дәүләтчелеген барлыкка китергәннәр дигән карашка нигезләнә.
Өченчесе - төрки-татар концепциясе. Әлеге концепция татар халкының килеп чыгышында Идел буе Болгары халкы белән бергә кыпчак, кимәк дәүләти берләшмәләренә кергән халыклар катнашуына да зур урын бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: