Бөгелмә авазы

Данлы татар, шанлы татар, атлы татар

Якшәмбе иртәсендә, җиктереп парлы моторлы ат, туп-туры киттек карап. Тик чаптырып түгел. Чөнки карлы-буранлы көн иде. Ләкин күңелдә җилкенү, ниндидер могҗиза көткәндәй, балаларча бер кызыксыну иде. "Бөгелмә авазы" газетасының күптәнге дусты, шәһәребездә бик күп милли-иҗтимагый чаралар әйдәманнарының берсе - Карабаш бистәсе асыл ир заты Фәрит Нәбиуллинның "Алмакай" дип аталучы атлар...

Якшәмбе иртәсендә, җиктереп парлы моторлы ат, туп-туры киттек карап. Тик чаптырып түгел. Чөнки карлы-буранлы көн иде. Ләкин күңелдә җилкенү, ниндидер могҗиза көткәндәй, балаларча бер кызыксыну иде. "Бөгелмә авазы" газетасының күптәнге дусты, шәһәребездә бик күп милли-иҗтимагый чаралар әйдәманнарының берсе - Карабаш бистәсе асыл ир заты Фәрит Нәбиуллинның "Алмакай" дип аталучы атлар утары турында бик күп ишетеп белә идек. Тик татар тотып карамый ышанмый шул. Шуңа күрә, ышаныйк, инаныйк, юаныйк әле дип, ял көнебезне атларга багышларга булдык.

Ачык һавадагы музей

Бөгелмә татар иҗтимагый үзәге рәисе, "Балкыш" җәмгыяте директоры Хәмзә Мотыйгуллин белән без, ике машина тулы газета хезмәткәрләре Лениногорск районы Иске Каран авылына киттек. "Татар атларын үрчетү үзәге" ачылганга инде алты ел икән! Шушы вакыт эчендә биредә нәрсә генә пәйда булмаган! Рәсми исеме шулай дип аталса да, бу атлар утары чып-чын ачык һавадагы музейга әверелгән. 200 ләп аты бар Фәрит абыйның. Аның утызы гына утарда яши. Калган 170 ат үз ирке белән басу-кырларда көн күрә. Монысы безгә - шәһәр цивилизациясенә күнеккән кешеләргә бигрәк тә могҗиза тоелды! Бернинди караучысыз диярлек, үз көннәрен үзләре күрә, үз колыннарын үзләре саклый, лидер айгырны үзләре билгели торган ат кабиләсе шулай үзләре бер дәүләт ясап яшәп ята?!

- Утардагы атларга караганда хәллерәк, җитезрәк, елгыррак әле алар! - ди Фәрит Нәбиуллин. - Без, билгеле, ветеринарлар белән элемтәне өзмибез, туклану рационын һәрдаим карап-тикшереп торабыз. Шулай да Табигать Ана тәрбиясен тулысынча биреп бетерә алмыйбыз бит. Кырдагы атлар, тибенеп-тибенеп, кар астыннан сусыл витаминлы үләнен дә табалар, кар ашап, сусауларын да басалар.

Татар һәрвакыт атлы булган һәм булсын да

Ни өчен атлар, әле атларның да нәкъ менә татар токымлы атлары белән шөгыльләнергә булганы турында Фәрит ага болай сөйли:

- Элек-электән шулай килгән, һәр кабиләнең үзенә хас токымлы атлары булган. Алтайга барып кайттым. Андагы атларны алмачуар дип тә әйтергә була, чаптар атларга да охшаган, ләкин аларның ярты өлешендә алма-алма таплары бар. Якутларда исә, тәбәнәгрәк тә, йонлачрак та. Казахларда - тутык төсендә. Э безнекеләр, Чыңгыз хан атлары, нәкъ менә шушындый чаптар булган. Татар халык җырларында еш очрый чаптар атлар. Без үзебезнекен күтәрик әле, үрчетик әле диеп, шушы эшне башлап җибәрдек.

I Бөтендөнья сугышына киткәндә дә бабаларыбыз шушы чаптар атларга атланып киткән. Россия патшалыгы аларны төрек чиген сакларга җибәрә.

- Шәхсән үзем беләм, - ди Фәрит Нәбиуллин, - берничә сугышчы шуннан төрек кызларын бирегә алып кайтып, тормыш корып җибәрәләр. Безнең Карабашта да, Кодашта да бар алар. Төрек нәселе дип йөртәләр. Мин хәтта интернетта атка атланган сугышчылар рәсемен күргәч, комментарий да язып калдырдым: «Карагыз әле, бу бит безнең бабаларыбыз, безнең татар атлары», - дип.

Бөгелмәдә тупланган 352 нче укчы дивизия көрәшчеләре дә, ә алар нигездә татар җирләреннән җыйналган булган, шушындый чаптар атларга атланып китә.

Хуҗалыклардагы бөтен атлар китеп бетә. Сугыш сугыш инде ул, атларыбызга кире туган якка кайтырга насыйп булмый. Шулай итеп, бездә атлар бетә. Нишләргә хәзер? Атларны чит илләрдән кайтарта башлыйлар. Германиядән авыр йөк атлары кайта, Орлов атлары кайта. Алар эш атына әйләнәләр. Мондый токымлы атлар да "Алмакай" утарында бар. Алар гәүдәгә эрерәк. Чабуга, узышларга, ерак юлга бармый. Йөк ташу өчен генә.

- Моның инде ите дә күбрәк. Язга таба ул ябыгып бетә, кырда, басуда тибенеп йөри алмый, - ди атлар хуҗасы.

Якын киләчәктә Татарстанда нәкъ менә татар токымнары арасында атлар чабышкысы узу ниятләнә. Фәрит абыйның чаптар атлары да, билгеле инде, биредә көч сынашачак.

"Иностранецлар" да җитәрлек

"Амадей" кушаматлы чиста инглиз токымлы ат уйнаклап тора Фәрит абый утарында.

- Моның әнисе - Европа, ә әтисе Америка чемпионнары. Нәсел паспортында барысы да язылган. Безгә Стәрлетамакта килеп эләкте ул. Бер яшьлек булганда, колын килеш сатып алдык. Хәзер аңа ике яшь ярым. Үсте инде, бик яратабыз үзен, - ди Фәрит ага атның ялыннан сыйпап.

Ул башкаларга караганда нәфисрәк, гәүдәгә биегрәк. Спринтер ат, якын дистанцияләрдә яхшы чаба.

- Ә 40-50 километрлар өчен Кустанай атлары яхшы, - ди Фәрит абый.

Татар аты Солтан белән бәйле тарих

Өченче ел утарга комиссия килеп төшкән. Фәрит Нәбиуллин, атларны күрсәтим дип, аларны кырга алып киткән.

- Атлар рәхәтләнеп тибенеп, ашап йөриләр. Комиссия әгъзалары мине уратып алдылар, мин сөйлим боларга. Бермәлне карыйм, берсе дә мине тыңламый, игътибарлары кайдадыр читтә. Борылып карасам, атлар җыйналган. Колыннар уртада, бияләр аларны уратып алган. Бу айгыр - безнең Солтаныбыз безгә таба чаба. Алдан бер кеше фотоаппарат белән безне читтән төшерим дип киткән иде, ул арт ягына утырган. Монда курку, паника китте. Мин кеше арасыннан йөгереп чыктым да, кулларымны болгый-болгый: "Солтан, Солтан!" - дип тамак ярып кычкырам. Танып алды бахыркаем. Тынычланды. Арт ягы белән берничә мәртәбә чөйде дә, атлары янына китеп барды. Айгырлар гайрәтле бит ул. Урманда бүре ябышса да, алар аның умыртка сөяген сындыралар. Берсендә Солтан икенче бер айгыр белән күз алдында сугыша башлады, бер-берсен сыдыралар гына. Бу бия минеке, дип үзләренчә көч сынашу булгандыр инде. Без таяклар белән дә аерырга тырышабыз, кычкырабыз, дәшәбез, файдасы юк. Бил буе Актүш дигән этебез бар, шул Солтанның койрыгына бөтен гәүдәсе белән асылынды. Ә ул бит авыр. Шул гына аера алды, - дип Фәрит Нәбиуллин утар горурлыгы Солтан турында сөйләп алды.

Күңел күзе белән күрүче ат

Утарда әле тагын үзенә бер аерым хикәя язарлык сукыр ат Киара бар. Күзләренең күрмәгәнлеген былтыр гына белгәннәр.

- Беркөнне безгә шалтыраталар, - дип сөйли хуҗа. - Шунда-шунда бер адашкан ат күрдек, сезнеке түгелме, диләр. Баксаң, бу атыбыз югалган икән безнең. Нишлисең инде, бала кебек бит, табып алып кайтмасаң кая китә, нәрсә була аның белән… Бик нык буран дулаган вакыт. Кар ера-ера эзләргә киттек. 10-12 километрлап киткән малкайны көч-хәл белән таптык. Ул, мескен, без ияртеп килгән атның койрыгына ябышып ук, төртелә-төртелә, безнең арттан китте. Күзләргә яшьләр килде. Шуннан соң гына аңладык аның тумыштан сукыр икәнен. Ике айлап стресс кичерде, хәзер инде тынычланды. Бу атыбызны Габдрахман авылыннан атна саен килеп йөри торган Илнар үз итте.

Илнар - ат җене кагылган малай.

- Күрше абыйда ат бар иде, бик яратам атларны. Ә "Алмакай"ны мин ВКонтакте челтәреннән эзләп таптым, дуслашып киттем һәм бирегә килеп йөри башладым, - ди быел 14 яшен тутырган Илнар Исламов.

Илнар һәм Илнар кебек ат яратучы Лениногорскидан атна саен, каникул саен килеп йөрүче кызлар биредә атларны чабышка әзерләүдә, кырдан кергәннәрен кулга ияләштерергә, ашатырга, карарга булышалар. Ә бу сукыр ат исә үзе дә Илнарны үз иткән, иркенгә чыгаргач, Илнарның артыннан чабып йөри ул. Илнар үзе дә аңа атланып, икесе тугайларны әйләнеп кайталар. Ике дуска әйләнгәннәр.

Атның әле кымызы да бар

Сыер, кәҗә, сарык сөтендә казеин бар. Ә ана сөтендә, бия сөтендә - альбумин. Шуңа күрә әби-бабаларыбыз, баланың әнисендә имезергә сөт бетсә, аңа бия сөте бирә торган булганнар икән.

- Әбием сөйләгәннәрдән беләм, - ди Фәрит Нәбиуллин, - әле сугышка кадәр безнең Карабашта махсус кымыз бияләре тотканнар, берничә гаилә кымыз ясый торган булган. Тик аннан соң инде коллективизация киткән, атларны бергә колхозга туплаганнар. Анда инде беркем дә карап тормаган, бу ат нәселлеме, юкмы, кымыз биясеме, юкмы. Шулай кымыз җитештерү беткән. Әйтәсем килә, кымыз башкортта гына, казахта гына дип фикер йөртү дөрес түгел. Татарда да кымыз булган.

Киләчәктә кымыз цехы ачу нияте белән яна үзе дә ат җенле Фәрит абыебыз. Хәзергә әле ул кымызны өендә ясый.

Атның кан төркеме башка

Кешедә кан 1, 2, 3, 4 нче төркемнәргә аерыла. Сыер каны - 12 нче төркем. Атта исә - 37, 38 нче төркем кан.

- Моны мин белми идем, - дип сөйли Фәрит абый. - Таныш ветеринар ат ите сорады. Бик шәп бит ул, ди. Ни өчен дип сорыйм моннан. Аның кан төркеме югары бит, ди бу миңа.

Дуңгызларда кан төркеме - 4 нче. Шуңа күрә дә дуңгыз итен я җитәрлек пешереп бетермәсәң, я кыздырып бетермәсәң, хайванда булган бөтен чир ничек бар, шулай кешегә йога икән. Ә ат итенең, гәрчә пешерелмичә дә ысланып кына казылык ясалган булса да, генотип ягыннан да, кан төзелеше, биологик, бактериологик яктан да кеше организмы өчен бер куркынычы да юк, дип аңлаткан белгеч.

Дәүләт тарафыннан да ярдәм кирәк

Авыл хуҗалыгы сферасы ул, гомумән, дәүләт тарафыннан яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Ә "Алмакай" - ул ат фермасы түгел, ә токымлы, бигрәк тә татар атларын үрчетү үзәге булып тора.

- Былтыр дәүләт тарафыннан ат алырга 3 миллион акча биргәннәр иде. Мин Казахстан, Башкортстан, Чиләбе, Курган якларын йөреп чыктым, 54 ат алып кайттым, - ди Фәрит абый. - Шулай атларыбыз ишәйде. Аларны ашатыр өчен без быел җәй без ике мең түк печән әзерләдек. Бик "кызу" булды. Дүрт кеше, шуның берсе мин, чабабыз да, киптерәбез дә, җыябыз да... Ат карау эшенә генә түгел, печән әзерләү эшенә дә оста кешеләр булып чыктык.

Терлекче чибәр егет

Яшьләр авыл эшенә бармый, дияргә яратабыз. Тик менә 28 яшьлек чип-чибәр, җитез, уңган-булган Рамил Ризванов "Алмакай"да инде дүртенче елын җиң сызганып эшли.

- Лениногорск районы Чыршылы авылыннан мин, моннан 60 километр ераклыкта. Атнасына биш көн килеп йөрим. Хәзер инде кышын эш артык күп түгел. Җәйләрен, таң атуга, эшкә керешәбез, бер буш вакыт юк, - ди Рамил.

Ике кыз әтисе дә икән әле ул. Балаларын да бирегә алып килгәли. Ат яраткан әтидән нинди бала тусын инде?!

Җәен монда кеше агыла гына, Сабан туемы әллә дип торасың кайчагында. Юртада туган көннәр үткәрәләр. Өйләнешүче парлар, монда килеп, фотога төшәләр. Әллә нинди чит илләрдән дә кунаклар була, - дип Рамил безне җәй көне дә килергә "котыртып" куйды әле.

Татар булгач, атлы булсын!

Атлы татар дигән атны, шул югалып кала язган традицияләрне кайтарырга, татар атлы да булган, кымызын да эчкән, ат итен дә ашаган дигән дөреслекне алга сөрү белән яши бүгенге көндә Фәрит Нәбиуллин һәм аның "Алмакае". Изге ниятнең тулы көченә тормышка ашуын телибез. Ә безнең белән "Алмакай" арасында салынган сукмакның чирәм белән капланмаячагын инде без тәгаен беләбез.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: