Чувашия кунагы - Бөгелмәдә

Никита Васильев белән шәһәр поликлиникасында 29 октябрь көнне очраштык. 23 яшьлек егет бирегә сәламәтлеген тикшерергә кергән иде. Ул "Ал тасма" акциясе турында үзәк хастаханәнең матбугат хезмәткәре аша ишетеп белгән.
Никита - гадәти булмаган сәяхәтче. Ул велосипедка утырып дөнья күрергә чыккан. Тумышы белән Чувашия республикасыннан. "Ике атна эчендә 600 километр юл үттем инде. Болай авыр түгел. Тик менә һава торышының үзгәреп торуы гына бераз комачаулый. Татарстанның һәр шәһәрендә диярлек мине каршы алып торалар. Бөгелмәгә килеп җиткәндә дә юлда каршы алдылар. Бу Чуваш мәдәният үзәге рәисе Сергей Малышев иде. Мине зурлап кунак иттеләр. Бүген сәламәтлегемне тикшертәм, иртәгә үтешли Наратлы авылына керергә исәп бар", -- ди егет.
Никита Васильев сәяхәтче ролен мәктәпне тәмамлауга ук сайлаган. Хәзер инде аның исәбендә -- меңләгән километрлар. Башта "автостоп" белән Белоруссия, Украина җирләрендә йөреп кайткан. Ә аннары институтны тәмамлагач, Кавказга, Кырымга велосипед белән сәяхәт кылган. "Хәзер Урта Азия якларын күрәсем килә, анда кыш чыгарга уйлыйм. Аннары Хабаровск якларына юл тотачакмын. Россияне иңләгәч, киләчәктә чит илләргә дә чыгармын дип хыялланам", -- ди ул канатланып.
"Сәяхәткә акча каян аласың?" -- дигән соравыма Никита елмаеп куйды. "Мин акчасыз сәяхәт итәм. Гел акчасыз түгел инде, ашарлык кына бар. Шәһәрләрдә кунакханәләргә кереп йөрмим, үзем белән палатка алдым. Мин инде өйрәнгән: учакта аш пешерәм, киемнәремне киптерәм", -- дип сөйли ул.
Юлларны яраткан егет тыйнак, күкрәк кагып "мин" дип йөрергә яратмый торганнардан. "Дөнья гизеп туйгач, педагог буларак эшләргә ниятлим. Белемем дә артачак. Мин бит географ, балаларга сөйләрлек кичерешләрем күп, алган тәэсирләр белән дә бүлешергә яратам", -- ди Никита. Ә әлегә аны офыктагы иксез-чиксез юллар, яңа дуслар һәм серле билгесезлекләр көтә. Хәерле юл, Никита!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: Никита Васильев сәламәтлеген тикшертә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 18:12Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.4800
-
20 гыйнвар 2021 - 17:23«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә калейдоскоплар ясыйлар Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, коллективизм, бер-береңә ярдәм итү хисен тәрбияләүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә.4700
-
20 гыйнвар 2021 - 16:01«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.3800
-
20 гыйнвар 2021 - 15:42«Радуга» үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору кабинеты эшли башлады Көндезге тору кабинетында эшләүче белгечләр инвалидлык белән кешеләр тормышында килеп чыккан проблемалы хәлләрне психологик-педагогик яктан тикшерү өчен яңа катнашучылар кабул итәргә әзер.5301
-
20 гыйнвар 2021 - 14:03Бер көн эчендә Бөгелмәдә берьюлы ике янгын булды Элемтә пунктына мунча һәм шәхси йорт януы турында ике хәбәр килде.5900
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алдыЧара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.9500
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.18800
-
19 гыйнвар 2021 - 09:39Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Бөгелмә районы халкына бик нык өшегәндә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән очрашу Зеленая Роща китапханәсе ярдәмендә узды.9600
-
19 гыйнвар 2021 - 19:47“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.9500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алды Чара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.9500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:41Бөгелмәдә җылылык энергиясенә тариф күләме Җылылык энергиясе: еш бирелә торган сорауларга җаваплар9400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика