Бөгелмә авазы

Чиләбедә көтүе белән сыер урлаганнар

Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең "Первый областной" каналы хәбәр итә. 28 июль көнне биш кеше сыер урларга дигән нияткә киләләр. Караңгы төшкәч, алар Петровский бистәсе янындагы болыннан 9 сыерны куып алып китәләр. Сыерларның хуҗасы - 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар...

 

Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең "Первый областной" каналы хәбәр итә. 28 июль көнне биш кеше сыер урларга дигән нияткә киләләр. Караңгы төшкәч, алар Петровский бистәсе янындагы болыннан 9 сыерны куып алып китәләр.

Сыерларның хуҗасы - 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар иясенә кайтарыла. Урлаучыларның 3 туган һәм аларның 2 танышы булуы ачыклана. Хокук бозучыларның иң яшенә - 30, иң өлкәненә - 59 тулган. Аларның күбесе инде хөкем ителгән булган.
 
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Дәүләт идарәсендә урланган малларның бәясе 700 мең сумга бәяләнүен әйткәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Сыер урлаучыларга 1 миллион сумга кадәр штраф һәм 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде.

Татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: