Бөгелмә авазы

Чиләбе өлкәсе Сабан туе

Менә җәй дә үтеп бара. Керәшен кардәшләребез әйткәндәй, Питрау җитте - җәй бетте. Хәер, милли бәйрәмебез - Сабан туйларының гөрләп үтеп китүе дә ямьле җәй көннәренең озакка бармасына бер дәлил булып тора. Халкыбызның милли бәйрәме илебезнең төрле почмакларында, татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә үткәрелде дисәк, арттыру булмас. Башта - авылларда, Бөгелмәдә,...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.


Көньяк Урал юллары бик четерекле булып чыкты: ике яклы гына автомобиль хәрәкәте тизлекне бик нык чикләде, әлбәттә. Чит төбәкләргә йөрүнең шул ягы бар бит инде аның, үзебездә булганы белән алардагыны чагыштырасың. Чагыштыру нәтиҗәсе безнең файдага иде. Республикабызда юллардан зарлансак та, Аллага шөкер, яхшы икән әле дигән нәтиҗәгә килдек. Мондый фикерләребез кыска гына юл аралыгын бөкеләрдә утыра-утыра узганда, тирә-якны күзәткәндә тагын да ныгыды. Шул автобус тәрәзәсеннән Урал тавын күзәтеп бару гына мондый уйлардан бераз арынырга ярдәм иткәндер. Табигать, чыннан да, искиткеч матур. Тау башына кадәр үскән чыршы-нарат һәм башка агачлар төп-төз булып утыралар. Күңелгә ирексездән мәшһүр Тукаебыз сүзләре килә: "Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби; Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби". Өстәвенә, күп кенә урыннарда көзге кебек ялтырап, күлләр күзгә ташлана. Аларның иң мәгълүме Чибәр күл, әлбәттә. Мәгърур Урал тавы! Әйе, Чиләбе өлкәсенең табигате искиткеч! Шушы табигатьне юкка чыгару, экологик катастрофага китергән сынаулар үткәрү кемгә кирәк булгандыр?! Уйлар, ирексездән, шундый юнәлеш ала...

Юл озак булды. Әмма барып җитеп, Чиләбе шәһәренең бер кунакханәсендә кунып чыкканнан соң, иртән иртүк Сабан туе буласы урынга кузгалдык. Шәһәрдән 35 чакрымнар читтәрәк икән ул урын. Күп Сабан туйларында булган бар, әмма мондый күләмдә үткәрелгән милли бәйрәмнәребез сирәк. Аның сәбәбен исә өлкәнең мәдәният министры урынбасары Яна Комиссарова түбәндәгечә аңлатты. Аңа: "Сабан туен өлкәдә ел саен үткәрәсез бит инде. Халыкның бәйрәм белән кызыксынуы кимемимени?" - дигән сорау биргәннәр иде. Ул: "Сез нәрсә! Кызыксыну арта гына бара. Узган елларда без милли бәйрәмдә 30 меңгә якын кешене күрә идек. Быел исә бермә-бер күбрәк булачак. Сабан туе кунакларының саны 50 меңнән артып китәр дип көтәбез", - дип җаваплады. Менә шулай, татарның милли бәйрәме белән кызыксыну артканнан-арта бара. Һәм, чыннан да, Чиләбе өлкәсе Сабан туенда тамашачылар саны планлаштырганнан ким түгел, ә артыграк та булгандыр. Россиянең 40ка якын төбәгеннән кунаклар килгән иде бәйрәмгә.

Чиләбе өлкәсе күп милләтле төбәк булып тора. Анда үзара дустанә бик күп халык вәкилләре яши. Татарлар, сан буенча, илебездәге кебек, икенче урында торалар. 300 меңгә якын милләттәшебез яши ул җирләрдә. Моңа башкорт кардәшләребезне дә өстәсәк /аларның саны 170 мең тирәсе/, нинди көч икәнен күзаллау авыр түгел. Менә шушы ике тугандаш халык бергәләп матур итеп оештырган да иде инде Сабан туен. Ике республиканың Президенты, ике Рөстәм - берсе Миңнеханов, икенчесе Хәмитов - бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Чиләбе өлкәсе губернаторы Михаил Юревич белән бергәләп Сабан туен тантаналы итеп ачып җибәрделәр алар. Котлаулар рус, татар, башкорт телләрендә яңгыра-ды. "Бөтен Татарстан халкы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелемнән татар халкы бәйрәме - Сабан туе белән тәбрик итәм!" - дип сәламләде халыкны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов. Бәйрәмгә ул буш кул белән килмәгән иде: төбәкнең БТК Башкарма комитетына - микроавтобус, Сабан туе баш батырына җиңел автомобиль бүләк итте.

Реклама

Тантаналы мизгелләрдән соң Сабан туе гөрләде генә. Ат чабышлары, милли көрәш, баганага үрмәләүне һәм башка төр уеннарны карап хозурландык. Шул ук вакытта республикабызның Кукмара районы алып килгән татар йортын тамаша кылдык, башкорт кардәшләребезнең тирмәләрен карадык. Төп сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстаннан килгән артистлар концерт бирделәр, халык бирелеп карады аларны. Әйе, милләтебез Сабан туенда рәхәтләнеп күңел ача, еллык энергия туплый шул һәм киләсе ел бәйрәмен зарыгып көтә башлый.

Хәер, Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәш турында әйтеп узмасам, язмам тулы булмас. Келәмдә Татарстан егетләренә тиңнәр булмады анысы. Олылар арасында 70, 80, 90, 100 һәм 110 килограммлы үлчәү авырлыкларында бил алышты егетләр. Инде әйткәнемчә, әлеге үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр - Татарстан егетләре. Шулай итеп, алар арасында Чиләбе өлкәсе Сабан туеның баш батыры исеме өчен көрәш башланды. Финалга исә танылган егетләребез: быелгы Түбән Кама Сабан туеның баш батыры, Владивостокта узган Федераль Сабан туеның абсолют җиңүчесе Ленар Иванов һәм Теләче районы Сабан туеның баш батыры Раил Нургалиев чыктылар. Менә шулай ул, көрәшчеләребез үз районнарында җиңү белән генә чикләнмиләр, осталык-ларын арттыру максатында, төрле башка ярышларда да катнашалар. Безнең Бөгелмә батырларын да күрәсе килә бит шундый ярышларда! Әйе, келәмдәге егетләр икесе дә бик көчле иде, әмма җиңүче берәү генә була. Әгәр дә Ленар Иванов җиңгән булса, һичшиксез, тарихка 2012 елның Федераль һәм III Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе батыры буларак кереп калыр иде. Әмма Раил Нургалиев алай уйламады шул. Көндәшен келәмнән аерып алып, берничә мәртәбә нәтиҗәле алым ясады, әкренләп аның өстенлеге арта барды һәм Раил Нургалиев туган Теләчесенә ТР Президенты бүләк итеп алып килгән "Фиат Албеа" автомобилендә юл алды.

Менә шулай, ерак араларны якын итеп, Чиләбе якларында булып кайттык. Анда яшәгән халкыбыз тормышы белән таныштык. Кайда гына булмасын, матур, тырыш яши халкым. Менә киләсе ел татар авыллары Сабан туе әләме Пермь өлкәсе Барда районы вәкилләренә тапшырылды. Димәк, алдагы ел
Сабан туе шунда булачак. Киләсе очрашуларга кадәр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: