Бөгелмә авазы

Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!

Бөек Ватан сугышында иң хәлиткеч вакыйгаларның берсе Мәскәүне саклау алышлары була. Ул 1941 елның көзендә башлана һәм 1942 елга кадәр дәвам итә. Гитлер армиясе, Мәскәүнең сәяси һәм хәрби-стратегик әһәмиятен аңлап, аны кулга төшерү өчен зур көч сала. Әлеге сугыш Германия һәм Көнбатыш хәрби тарихында "Тайфун операциясе" дип йөртелә. "Тайфун" операциясе...

 

Бөек Ватан сугышында иң хәлиткеч вакыйгаларның берсе Мәскәүне саклау алышлары була. Ул 1941 елның көзендә башлана һәм 1942 елга кадәр дәвам итә. Гитлер армиясе, Мәскәүнең сәяси һәм хәрби-стратегик әһәмиятен аңлап, аны кулга төшерү өчен зур көч сала. Әлеге сугыш Германия һәм Көнбатыш хәрби тарихында "Тайфун операциясе" дип йөртелә.

"Тайфун" операциясе буенча дошман танк төркемнәре белән өч урыннан бәреп керүне планлаштыра. Бу бәрелеш­ләрдә немец командованиесе 3 армия, 3 танк төркемен, 2 һава флотын җәлеп итә. Аларда 1 миллион 800 мең кеше, 1700 танк, 1490 самолет, 14 мең миномет һәм орудие була. СССР кораллы көчләрендә 1 миллион 250 мең кеше, 990 танк, 677 самолет, 7600 миномет һәм орудие була.

1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен немецлар берничә юнәлештә фронтны өзүгә ирешә. Германия танклары башкалага якынлаша. 12 октябрьдә Дәүләт оборона комитеты Мәскәү тирәсендә һәм шә­һәрнең үзендә оборона корылмалары төзү турында карар кабул итә. Моның өчен йөзләрчә мең мәскәүле мобили­зация­ләнә.

15 октябрьгә немецлар Мәс­кәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәр­дә паникага юл куймау өчен Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла.

1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда хәрби парад була, ул илгә һәм дөньяга Мәскәүнең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмавын күрсәтә.

Артта калган пехота частьларын алга күчереп, ноябрь уртасында вермахт командованиесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Югары Башкомандование ставкасы Мәскәү янына Ерак Көнчы­гыштан, Себердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе сафларына баса.

Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Безнекеләр "Чигенергә урын юк, артта - Мәскәү" лозунгы астында көрәшә. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатыла. Мәскәү­не бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмам­лана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: