Бөгелмә авазы

Челтер-челтер чишмәләр

"Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыятендә ел саен уздырыла торган "Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын һәм суның сыйфатын яхшырту" дип аталган традицион смотр-конкурс дәвам итә.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
 
Иң күңелле, иң матур һәм үзенчәлекле экологик бу бәйге Компания предприятиеләре арасында 1995 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйгегә нәтиҗәләр ясаганда чишмәләр турында конкурска тәкъдим ителгән материаллар һәм су чыганакларының экологик торышы бәяләнә. "Татнефть"нең структур бүлекчәләреннән тыш, әлеге смотрда Татарстандагы сервис предприятиеләре дә катнаша.
"Татнефть" компаниясе предприятиеләре эшчәнлек алып барган зоналарда нефтьчеләр тарафыннан үткәрелә торган максатчан махсус геологик-техник чаралар эчә торган су чыганакларының пычрануына юл куймауны тәэмин итәләр. Үз эшчәнлек территориясендә "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыяте җир өстендәге һәм җир астындагы суларның сыйфатын оператив рәвештә күзәтеп-тикшереп тору системасын эшләп, гамәлгә кертте. Суның сыйфаты даими төстә әледән-әле лабораториядә тикшереп торыла һәм белгечләр тарафыннан бәяләнә.
Хәзерге вакытта нефтьчеләр төзекләндерелгән 300дән артык чишмәне карап, тиешле тәртиптә тота.
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: