Бөгелмә авазы

Чаңгы сезоны тәмам

21 март көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында кышкы сезонны ябу уңаеннан чаңгы марафоны уздырылды. Ярышта шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре командалары, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Барлыгы - 150дән артык спортчы. Мәктәптә укучы ир-балалар арасында беренчелекне районда - Подгорный урта мәктәбе, шәһәрдә 8 нче мәктәп командалары алды. Студентлардан иң көчле дип Бөгелмә машина...

21 март көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында кышкы сезонны ябу уңаеннан чаңгы марафоны уздырылды.
Ярышта шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре командалары, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Барлыгы - 150дән артык спортчы. Мәктәптә укучы ир-балалар арасында беренчелекне районда - Подгорный урта мәктәбе, шәһәрдә 8 нче мәктәп командалары алды. Студентлардан иң көчле дип Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы укучылары танылды. Оешмаларда җитез команда спортчылары җаваплылыгы чикләнгән "ЭМЦ" җәмгыятендә булып чыкты. Хатын-кызлар арасында районда шулай ук Подгорный мәктәбе чаңгычылары беренчелекне тота. Шәһәрдә дә шул ук хәл: 8 нче мәктәп укучылары беренче урынны алды.
Студентлар арасында Бөгелмә педагогия көллиятендә укучы кызлар - пьедесталның югары баскычында. Ә шәһәр оешмалары арасында БМЗ командасы кызларына тиңнәр табылмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: