Бөгелмә авазы

Өч айга сузылган “Юк!”

Исегезгә төшерәбез: "Бөгелмә авазы" газетасының 18 апрель санында "Бер бистәдән ике гозер" рубрикасы астында ике язма басылып чыккан иде. Беренчесендә - Карабаш бистәсендә яшәүче бер төркем су буенда сусыз яшәп интегүләре турында бәян итсә, икенчесендә исә: "…Менә ничә ел инде юлсызлыктан интегәбез, - дип язалар. - Яңа урам төзелде, әмма...

Газета редакциясе, бу ике хатка да рәсми җавап бирүләрен сорап, 19 апрельдә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Т.Никулинага хат юллаган иде. Айдан артык вакыт узуга да карамастан, рәсми җавап алынмау сәбәпле, "Бөгелмә авазы" мөхәррире имзасы белән 23 майда тагын бер запрос җибәрелде.

Һәм, ниһаять, инде җәйнең уртасында - 9 июль көнне редакция почтасына Карабаш бистәсендәге Гашек урамына асфальт җәю һәм бистәдәге бакча участокларын су белән тәэмин итүне сорап язган ике хатка да рәсми җавап алынды. Анда Т.Никулина хатларга җавап бирү өчен "Шәһәр тибындагы Карабаш поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы А.Михайловка җибәрелүен әйтә. Шунда ук бистә башлыгының Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә атап язган рәсми җавабы да теркәлгән.

Менә нәрсәләр язылган беренче җавапта:
"НКО "Садоводческое товарищес-тво им. Мичурина"га караган бакча участоклары территориясендә 7 массив, шул исәптән 506 бакча бар. Бакчаларны су белән тәэмин итү өлешчә - УПТЖ белән техник су китерү турында килешү төзегән 252 участокта башкарыла.

Реклама

Башка бакча участокларын тикшерү шуны күрсәтте, аларда су китергечнең (водовод) җимерелүе, яисә бөтенләй дә юклыгы су бирү мөмкинлеге бул-
мауның төп сәбәбе булып тора. Бүгенге көндә НКО "Садоводческое товарищество им. Мичурина" коммерцияле булмаган оешма булып тора һәм ул гражданнарның һәм юридик затларның ирекле түләүләре ярдәмендә финанслана. Җирле бюджеттан финанслау мөмкин эш түгел. Су белән тәэмин итү системасын торгызу гражданнарның үз көче белән башкарылырга тиеш.

"Шәһәр тибындагы Карабаш поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы А.Михайлов".

"Я.Гашек урамына асфальт җәю мәсьәләсендә шуны хәбәр итәбез: башкарма комитет урамны төзекләндерү-гә күпме акча таләп ителүен белү максатында исәп-хисап ясап караган иде, бу эшне башкарып чыгу өчен җәмгысе 6,9 миллион сум акча кирәк булып чыкты. Ә бюджетта андый акчалар каралмаган", - диелә икенче хатка килгән җавапта.

3 айга якын вакыт узгач килгән җавапларда халык өчен ник бер уңай сүз булсын ла. "Юк!"ка без барыбыз да тук. Ә бит алай булырга тиеш түгел. Җирле үзидарәләр халык хисабына яши, шулай булгач, аларның төп эше - халык мәнфәгатьләрен кайгырту, аларга һәрдаим ярдәм күрсәтү. Ә чынбарлыкта нәрсә килеп чыга? "...Моңа акча юк, тегесе бюджетта каралмаган", - дип, "отписка"лар гына язып утыра торган заманалар үтте бит инде. Булдыра алмаганнар кулыннан килердәйләргә, ягъни эшли белүчеләргә юл бирергә тиештер, бәлки?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: