Бөгелмә авазы

Бәйрәмнәр булып торсын

Шәһәребезнең Подстанция районында урнашкан "Ак калфак" оешмасы бүлмәсендә Корбан гаетенә багышланган мәҗлес узды. Ул 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнендә үткәрелде, шуңа күрә безнең өчен икеләтә бәйрәм булды.

Җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел апа Гәрәева барысын да шул олуг бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Игелекле эшләргә, шәфкатьлелеккә, салкын күңелле булмаска өндәп башланды мәҗлес. Фәния апа Мөбарәкшина безне кызыклы риваятьләр белән таныштырды, барысы да җыелып беткәч, Коръән сүрәләрен укыды.
"Ак калфак" әгъзалары бәйрәм табынын бик күркәм оештырдылар. Әлеге игелекле гамәлдә катнашучылар шул изге Корбан ашына ярдәм итүчеләргә
рәхмәтләрен белдерәләр. Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч торып, тагын да шулай очрашырга насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.
Рушания МОХТАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: