Бөгелмә авазы

Бәяләр арта, чыдагыз гына

Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арттырылды, димәк, яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август ае башында киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчылу белән көтә. Җитәкчеләребез узган ел ахырында ук бәяләр үсеше зур булмаячак дип тынычландырды үзе. Әмма хезмәт хакы әллә ни үсмәгән мәлдә, түләүләрнең бераз гына артуы да...

Билгеле инде, халык бәяләр үсешен һәрчак бик авыр кабул итә. Бигрәк тә пенсиядәге әби-бабайлар бу яңалыкларны кыен кичерә. "Пенсиябезне бераз гына арттыралар да, аннары шунда ук азык-төлеккә бәяләр, фатир өчен түләүләр үсә. Ел саен шундый хәл күзәтелә. Әмма мондый гаделсезлеккә ияләшеп кенә булмый шул. Болай да тиенен-тиенгә санап яшәгән картларга авырга туры килә бит. Менә хәзер дә күңел сыкравы белән көтәбез үзгәрешләрне", - дип зарлана пенсионер апаларыбыз
Мәгълүм булганча, соңгы ике елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, бераз соңрак - 1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына кагылачак. Узган ел ахырында Татарстанда, шул исәптән Бөгелмәдә дә халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре якынча 4 процентка артачак дип яздык, "Бөгелмә авазы"ның 11 декабрь санында исә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының шул вакыттагы җитәкчесе Айрат Латыйпов имзасы белән рәсми хәбәр дә бастырып чыгардык.
Димәк, быел коммуналь хуҗалык тарифлары үсеше былтыргы белән чагыштырганда кимрәк булачак. Мәсәлән, җылылык энергиясенә түләүләр бу юлы Татарстанда якынча 5,3 процентка артыр дип планлаштырыла. Узган елда исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән иде. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше былтыр якынча 7,6 процент булса, быелның 1 июленнән бу күрсәткеч нибары 4,3 процент булачак. Газ бәясенә килгәндә, республика халкы
1 кубометр зәңгәр ягулык өчен 4,61 сум акча түли. 2014 елның икенче яртысыннан исә газ өчен бәя 1 кубометр өчен күп дигәндә 4,80 сумга җитәчәк.
Торак тарифлары да үсте. Әйтик, Казанда барыннан да күбрәк йорт тирәсен җыештыру һәм счетчикларны карап тору өчен түләүләр артты. Капиталь төзекләндерү, торак йорт белән идарә итү, дератизация һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен генә тарифлар үзгәрешсез калдырылды.
Тарифлар арта, тик менә хезмәт күрсәтү генә элеккеге дәрәҗәдә кала. Менә нәрсә борчый халыкны. Чыннан да, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты без түләгән акчаларга бәрабәр түгел, ләбаса. Күп кенә йортларның канализация системасы тузган, су торбалары, электр үткәргечләре искергән. Моңа бәйле рәвештә торбалар шартлап, фатирларны су баса, тузган электр үткәргечләр аркасында янгыннар чыга, кышын кешеләр салкын фатирларда иза чигә һ.б.
Чагыштыру өчен берничә сан китерик әле: Россия халкы торак-комму-наль хезмәтләре өчен түләүләргә уртача гаилә бюджетының 16,6 процентын
тотарга мәҗбүр. Германиядә бу чыгымнар - 13,6, Франциядә - 13,5 процент, АКШта якынча 13 процент тәшкил итә.
Әйдәгез, төгәл саннарга күчәбез. Әйткәнебезчә, бу саннар белән узган ел ахырында газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. 2014 елның
1 июленнән бөгелмәләрнең чыгымнары:
Торак тарифлары:
Торак фонды белән идарә итү, квадрат метрдан - 1,80 сум.
Капиталь төзекләндерү, квадрат метрдан - 5 сум.
Подъездларны җыештыру, квадрат метрдан - 1,20 сум.
Йорт тирәсен җыештыру, квадрат метрдан - 1,61 сум.
Мусоропровод, квадрат метрдан - 0,69 сум.
Дератизация, квадрат метрдан - 0,16 сум.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару, 1 кешегә - 25,32 сум.
Торак йорт биналарына агымдагы ремонт һәм йортлар тирәсендәге территорияне төзекләндерү, квадрат метрдан - 2,50 сум.
Йортлар эчендәге электр тәэминаты инженерлык челтәрләрен карап тоту, ремонтлау, квадрат метрдан - 0,88 сум.
Йортлар эчендәге газ белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен карап тоту, ремонтлау, квадрат метрдан - 0,16 сум.
Гомумйорт приборлары белән җиһазландырылмаган өйләрдәге су-канализация челтәренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, квадрат метрдан - 1,36 сум.
Электрон приборлар белән җиһазландырылган өйләрдәге су-канализа-ция челтәренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, квадрат метрдан -
1,66 сум.
Механик приборлар белән җиһазландырылган өйләрдәге су-канализация челтәренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, квадрат метрдан -
1,54 сум.
Приборлар белән җиһазландырылмаган өйләрдәге су-канализация челтәренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, квадрат метрдан - 1,61 сум.
Гомуми электрон приборлар белән җиһазландырылган, үзәктән җылытыла торган йортларда эчке җылыту челтәренә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, квадрат метрдан - 2,23 сум.
Лифтларны техник карап тоту, квад-рат метрдан - 0,21 сум.
Лифттан файдалану, 3 нче каттан башлап, 1 кешегә - 117,08 сум.
Искәрмә. Җылылык, су белән тәэмин итү тарифлары - һәр районда үзенеке. Бу әлеге хезмәт белән тәэмин итүче оешмага бәйле. Аларның һәркайсы белән Татарстан Дәүләт комитеты сайтында танышырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: