Бөгелмә авазы

Богородскидан сәлам

Бөгелмә делегациясе Богородск краеның 231 еллыгын бәйрәм итүдә катнашып кайтты. Марина КОЛЕСНИКОВА. Богородск крае көне (Мәскәү өлкәсенең Ногинск районы 1930 елга кадәр шулай атап йөртелгән) 9 сентябрь көнне шәһәрнең үзәк Җиңү мәйданында узды. Чара кысалары бәйрәмне ачу, чәчәкләр кую, хәрби парад һәм хезмәт коллективлары, уку йортлары, җәмәгать оешмалары колонналары узу...

Бөгелмә делегациясе Богородск краеның 231 еллыгын бәйрәм итүдә катнашып кайтты.

Марина КОЛЕСНИКОВА.

Реклама

Богородск крае көне (Мәскәү өлкәсенең Ногинск районы 1930 елга кадәр шулай атап йөртелгән) 9 сентябрь көнне шәһәрнең үзәк Җиңү мәйданында узды. Чара кысалары бәйрәмне ачу, чәчәкләр кую, хәрби парад һәм хезмәт коллективлары, уку йортлары, җәмәгать оешмалары колонналары узу кебек тантаналарны үз эченә алды. Шәһәрнең берьюлы берничә мәйданында бәйрәм концерты барды.

Ногинскидагы тантаналарда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Т.Никулина, Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И.Белова катнаштылар. Искә төшерик: агымдагы елның июнь аенда Мәскәү өлкәсенең Ногинск муниципаль районы белән Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Шул вакыттан башлап, ике район арасында дустанә җылы мөнәсәбәтләр ныгый бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: