Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең яңа фонтаны

1 июнь көнне Бөгелмәнең үзәк мәйданында, Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан, үзе музыкаль, үзе төрле төсләр белән уйный торган фонтан ачылды. Бу шәһәргә республика бүләге, фонтан төзелешенә ТР бюджетыннан 25 миллион сум акча бүленеп бирелде. - Фонтан искитмәле, аның матурлыгын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, килеп күрергә кирәк....

1 июнь көнне Бөгелмәнең үзәк мәйданында, Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан, үзе музыкаль, үзе төрле төсләр белән уйный торган фонтан ачылды. Бу шәһәргә республика бүләге, фонтан төзелешенә ТР бюджетыннан 25 миллион сум акча бүленеп бирелде.

- Фонтан искитмәле, аның матурлыгын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, килеп күрергә кирәк. Ул җәйге эсседә - менә дигән ял итү урыны, ә кичләрен биредә фонтан классик музыка астында "бии" дә әле. Ачкан көненнән бирле монда кич саен Бөгелмә халкы җыела. Бирегә, горурланып, кунакларны алып килергә була. Барган саен сокланып кайтам, музыка тыңлап, тынычлык табам, - ди Бөгелмәдә яшәүче Әлфия Ишмиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: