Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “Татнефтедор” җәмгыятендә

Язның беренче ае ахырына да якынлашты. Әле күптән түгел генә көннең төн белән тигезләшкәнен - Нәүрүз бәйрәмен каршы алдык. Инде табигатьтә яз сулышы тагын да куәт ала бара. Яз булды, нисан ява пыскып, карлап, Таулардан сулар ага гөрләп, шарлап. Каңкылдап килде аккош белән казлар, Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар....

Язның беренче ае ахырына да якынлашты. Әле күптән түгел генә көннең төн белән тигезләшкәнен - Нәүрүз бәйрәмен каршы алдык. Инде табигатьтә яз сулышы тагын да куәт ала бара.

Яз булды, нисан ява пыскып, карлап,

Таулардан сулар ага гөрләп, шарлап.

Каңкылдап килде аккош белән казлар,

Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар.

Язларның килде җитеп якты көне,

Ишетелде һавада аккош өне,

Талпынып салмак, авыр күк йөзендә,

Күренде килгән очып каз дөркеме.

Яз булды, җитте килеп хозур айлар.

Сайрап очты һавага бүзтургайлар,

дигән мәшһүр шагыйрь Дәрдемәнднең сүзләре, чыннан да, бүгенге көн яз рухын тулысынча ачып бирә. Шундый күңелләр күтәрелгән бер мәлдә Бөгелмәдә "Татнефтедор" җәмгыятенең автомобиль юллары идарәләре хезмәткәрләре җыелды. Инде тиздән башланачак җәйге эш сезонына нинди физик хәзерлек белән керүләрен тагын бер кат тикшерү максатын алга куеп, спорт ярышлары оештырдылар алар.

"Татнефтедор" җәмгыятендә XXIX хатын-кызлар спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда катнашкан хезмәт коллективлары вәкилләре алдына сәламәтлекләрен тагын да ныгыту, шуның аша хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру кебек бурычлар куелган иде. Аннан соң, әлбәттә, җәмгыять составына кергән физкультура һәм сәламәтләндерү ягыннан иң алдынгы автомобиль юллары идарәсен ачыклау кирәклеге дә көн кадагына чыккан иде. Тагын ярышларның профсоюз комитеты раслаган нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, бәйгедә җәмгыять составында көч куючы һәркем һәм эшләми торганнар - лаеклы ялда булганнарга да катнашу хокукы бирелгән икән. Бары тик теләгең генә булсын!

Катнаштылар һәм ничек кенә катнаштылар әле! Иртән-иртүк "Татнефтедор" җәмгыяте базасына автобуслар агылды. Алардан шат күңелле, ярышларга әзерләнеп килгән спортчылар төшә торды.

Ярышларны тантаналы төстә ачып җибәргәндә, "Татнефтедор" җәмгыяте директоры Рөстәм Гарифуллин катнашучыларны сәламләде, уңышлар теләп: "Ярышларда көчлеләр җиңеп чыксын!" - диде һәм бәйгеләргә старт бирде. Шуннан соң ярышта катнашучылар, баш хөкемдар Юрий Хәминов җитәкчелегендә мылтыктан ату, дартс, шашка, теннис һәм волейбол ярышларында үзара көч сынаша башладылар. Дартс ярышында командадан өч вәкил катнашты. Алар барысы да куелган мишеньгә укларын төгәл итеп атарга һәм күбрәк балл тупларга тиеш булдылар. Ахырдан өч спортчының гомуми очколарын санап, нәтиҗә чыгардылар. Бу ярышларда Нурлат автомобиль юллары идарәсе вәкилләре 133 балл туплап, җиңүче булдылар. Алардан аз гына калышкан Әлмәт автомобиль юлллары идарәсе спортчылары - икенче, якташларыбыз - Бөгелмә юлчылары өченче урынны алдылар. Пневматик мылтыктан ату ярышларында командадан бер кеше генә катнашты, ягъни шәхси көч сынашу булды. Өч мәртәбә атып караганнан соң, хисапка бара торган ярыш башланды. Шунысын да әйтергә кирәк, мишеньнәр шактый ерак арага куелып, аларга атып тидерү дә авыр булды. Әмма ярышларның бөтен кызыгы да шунда бит, җиңел булса, алай җәлеп тә итмәс иде. Вакыт ягыннан караганда да ату ярышлары озакка сузылды, чөнки һәрбер мәргән мишеньгә унар тапкыр атты. Бу ярышларның нәтиҗәләре шунда ук таблода күренеп барды, тамашачылар кемнең ничек чыгыш ясавын күреп-белеп тордылар. Монысында да якташларыбыз сынатмады, җиңүче булып Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе вәкиле Елена Севастьянова танылды, икенче урында Азнакайдан - Елена Җәләева, призлы өченче урынны исә бөгелмәле, "Татнефтедор" идарә аппараты хезмәткәре Анна Музалевская яулады.

Физик хәзерлекләреннән тыш, юлчылар үзләрен аң-белем ягыннан да тикшерә алдылар. Шашка уеннары моңа ачык дәлил булып торды. Тулы тынлыкта узган әлеге ярышларда Нурлат автомобиль юллары идарәсе вәкиле Г. Сафина җиңүче булды, икенче урынны Азнакайдан - Р. Гәрәева, өченче урынны Әлмәттән Л. Тимерова алды.

Өстәл теннисы ярышларында Нурлат юлчылары - беренче, азнакайлар - икенче, әлмәтләр өченче урында булдылар.

Волейбол уены спартакиаданың иң төп ярышлары булып тора дисәк, арттыру булмас. Ник дигәндә, алда санап үтелгән бәйгеләр, нигездә, тамашачылардан башка һәм бик тыныч шартларда (нишлисең, шундый спорт төрләре!) уза. Булган тамашачы да ярышларны тавыш-тынсыз гына күзәтергә мәҗбүр. Ә волейболда инде башкача! Беренчедән, һәр командада - алты уенчы. Алар да үзара аралаша, бер-берсенә нәрсәдер әйтә, нәрсәгәдер өнди. Туп көндәшләр ягына төшсә, шатлана, сөенә, эмоцияләрен белдерә. Әлеге кәеф күтәренкелеген шундагы тамашачы да элеп ала, үзенең яраткан командасына җан-фәрман көч бирә башлый. Шуны да әйтергә кирәк, гүзәл затлар көч сынашканда, бер нәрсәне дә алдан фаразлап булмый. Хатын-кызлар психологиясе үзенчәлекле нәрсә шул. Мәсәлән, шул ук волейбол командалары ярышлары башланыр алдыннан узган елгы җиңүчеләр - "Татнефтедор" идарәсе аппараты кызлары быел хәтта беренче өчлеккә дә кермәс дип кем әйтә алыр иде? Алар исә тамашачыларның барлык булган фаразларын юкка чыгарып, призлы урыннарны да яулый алмадылар. Бик тә киеренке барган әлеге ярышлар Әлмәт автомобиль юллары идарәсе командасының җиңүе белән тәмамланды. Икенче мактаулы урында - Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе спортчылары һәм өченче урынны Зәй командасы кызлары яулады.

Гомуми командалар беренчелегендә өченче урынга - Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе командасы чыкты, икенче урында - Нурлат автомобиль юллары идарәсе, җиңүчеләр булып Азнакай автомобиль юллары идарәсе командасы танылды. Аларга Дипломнар, истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Җиңүче команда исә ярышларның төп бүләге - Кубокны да үзе белән алып китте.

Менә шулай тәмамланды "Татнефтедор" җәмгыятенең чираттагы спартакиадасы. Ярышларны башыннан алып, ахырына кадәр җәмгыять директоры Рөстәм Гарифуллин күзәтеп барды, хезмәткәрләре арасында булды, бүләкләрне дә шәхсән үзе тапшырды. Шуңа күрә республика юлларын тәртиптә тотучы хезмәткәрләрнең кәефе тагын да күтәренкерәк һәм көррәк булды. Аларның үз алларына куелган бурычны үтәп чыгасыларына бер генә шик тә юк.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотолары.

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: