Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара бәйгедән җиңү белән кайттылар

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Когда мы вместе" дигән Халыкара бәйгедән тулы комплект призлы урыннар белән кайттылар. Жюри хөкеменә алар лаеклы программа тәкъдим иттеләр һәм үз номинацияләрендә "иң яхшылар" дип табылдылар. Мәктәпнең түбәндәге иҗат коллективлары яхшы чыгышлары белән аерылып торды: "Сердолик" вокаль ансамбле, фортепиано квартеты - 2 нче дәрәҗә лауреат, аккордеонистчылар...

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Когда мы вместе" дигән Халыкара бәйгедән тулы комплект призлы урыннар белән кайттылар.

Жюри хөкеменә алар лаеклы программа тәкъдим иттеләр һәм үз номинацияләрендә "иң яхшылар" дип табылдылар.
Мәктәпнең түбәндәге иҗат коллективлары яхшы чыгышлары белән аерылып торды: "Сердолик" вокаль ансамбле, фортепиано квартеты - 2 нче дәрәҗә лауреат, аккордеонистчылар - Алексей Солдатов, Елизавета Турдиева, Даниил Ульянов - 1 дәрәҗә дипломантлар, скрипачлар триосы - Ангелина Кадысева, Розалия Яруллин, Зарина Шаһиева 1 нче дәрәҗә дипломантлар, флейточылар квартеты белән "Смешарики" вокаль ансамбле 2 нче дәрәҗә дипломант булдылар.
Солистлар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар: Илдар Котлыбаев - 3 нче дәрәҗә лауреат, Анастасия Рачкова - 1 нче дәрәҗә дипломант, Регина Фатыйхова - 2 нче дәрәҗә дипломант.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: