Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “Алчәчәк” балалар бакчасында “Көзге муллык” күргәзмәсе оештырылды

Көз - иң матур, искиткеч күп төсләргә бай һәм тылсымлы ел фасылыдыр, мөгаен. Безнең 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында ел саен "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырыла. Балалар, әти-әниләре белән бергә, төрле материаллар кулланып, кызыклы эшләнмәләр әзерлиләр. Нинди генә эшләр юк иде быел! Чипполино, керпеләр гаиләсе, зур ябалак, көймәләр, орлыктан - аккош,...

Көз - иң матур, искиткеч күп төсләргә бай һәм тылсымлы ел фасылыдыр, мөгаен.

Безнең 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында ел саен "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырыла. Балалар, әти-әниләре белән бергә, төрле материаллар кулланып, кызыклы эшләнмәләр әзерлиләр.

Нинди генә эшләр юк иде быел! Чипполино, керпеләр гаиләсе, зур ябалак, көймәләр, орлыктан - аккош, кыярдан - машина, чәчәкләр, хәтта, яшелчәләрдән Смешариклар да ясаганнар.

Һәрбер төркемгә йөрүче нәниләребез күргәзмәдәге эшләр белән таныштылар. Ә алда әле безне Уңыш бәйрәме көтә.

Тагын көз килде барлык дөньяга,

Буяды ул һәр җирне алтын буяуга.

Мул уңыш бүләк итте тырышканнарга

Шатланып, кайгырмыйча кышлар кышларга.

Өлкән тәрбияче Лениза МУСТАЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: