Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең 6 нчы урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте

"Бүген мәктәпкә Нәүрүз бәйрәмен карарга кил," - дип чакырды оныгым. Гадәттә, бу бәйрәмнең урамда үткәрелгәнен беләм. Мәктәптә ничек үткәрелә икән? Оныгыма да каршы килмичә, кызыксынып та, 21 март көнне мәктәпкә юл алдым. Мәктәптә татар моңы - безнең моң агыла. Күңелдә ниндидер бер рәхәтлек. Мәктәптә рус милләтеннән булган балалар да, укытучылар...

"Бүген мәктәпкә Нәүрүз бәйрәмен карарга кил," - дип чакырды оныгым. Гадәттә, бу бәйрәмнең урамда үткәрелгәнен беләм. Мәктәптә ничек үткәрелә икән? Оныгыма да каршы килмичә, кызыксынып та, 21 март көнне мәктәпкә юл алдым. Мәктәптә татар моңы - безнең моң агыла. Күңелдә ниндидер бер рәхәтлек. Мәктәптә рус милләтеннән булган балалар да, укытучылар да, хезмәткәрләр дә әлеге көйгә кушылып, көйләп, яисә хәрәкәтләнеп алалар. Бәйрәмне ике егет башлап җибәрде. Нәүрүз бәйрәме турында күп белсәм дә, үзем өчен тагын да кызыклырак мәгълүмат алдым. Килгән һәр кеше аңласын өчендер, бәйрәмнең килеп чыгышы, тарихы турында русча сөйләделәр. Укучыларның сөйләме ведио һәм презентация белән тулыландырып барылды. Бәйрәм үз төсен алды. Кыш бабай чыгып, үзенең урынын язга - Нәүрүзбикәгә бирергә теләмәвен әйтте. Кыш белән яз көч сынашты. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай 2 нче сыйныф укучылары белән "Яз җитә" җырын җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Җырдан соң Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады. Һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Нәүрүзбикә иң уңган, иң чибәр кызларыбызның берсе икән. Матур итеп сөйләде, өздереп биеп тә алды. Сәхнәгә баян тотып, егет чыкты. Ул "Яшьлек вальс"ын уйнап җибәргәч, күзләрем яшьләнде. Күңел кылларын кузгаткан әлеге баланың исемен сорадым. 6 "А" сыйныфы укучысы Константин Новиков икән. Рус милләтеннән булса да, моңны тоеп уйнаган балага рәхмәтләр укыдым. Уеннар да бәйрәмгә ямь өстәде. Ике кызның:

Өйдәме түтәй,

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй,

- дип әйткән сүзләренә "түтәй" бүләкләр чыгарып бирде.

Бәйрәмгә Г. Тукайның "Шүрәле"се дә килгән иде. Шүрәле балалар белән "кети-кети", "Түбәтәй" уены уйнады, бергәләп җырлады. "Җәза" алган Артем үзенең җыры белән залны җанландырды. Бәйрәмгә килгән һәр кеше ял итте, канәгать булып калды.

Бәйрәм ахырында мәктәп директоры В.В. Парфенов укучыларга һәм бәйрәмне оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтен белдерде. "Һәр милләт үз телен, гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Шул вакытта гына милләт яши", - диде җитәкче.

Рәмзия апагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: