Бөгелмә авазы

Бөгелмәләргә әти-әни мәхәббәте кирәк

Бөгелмә шәһәре прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион җыелышы узды. Анда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаять эшләре, аларны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр. Шулай ук исерек килеш, җәмәгать урыннарында хокук бозу очраклары буенча профилактик чаралар, алдагы эшләр билгеләнде. Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә бүгенге көндә 119 бала...

Бөгелмә шәһәре прокуратурасында хокук саклау органнарының координацион җыелышы узды. Анда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаять эшләре, аларны булдырмый калу чаралары турында сөйләштеләр. Шулай ук исерек килеш, җәмәгать урыннарында хокук бозу очраклары буенча профилактик чаралар, алдагы эшләр билгеләнде.
 
 
Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә бүгенге көндә 119 бала исәптә тора, 126 начар хәлле гаилә бүлек белгеч-ләренең игътибар үзәгендә. Шушы елның 3 ае эчендә балигълык яшенә җитмәгән 5 бала 6 җинаять эше кылган (узган елның әлеге чорында 7 бала 5 җинаять кылган булган). Спайс синтетик катнашмаларның яшьләр арасында таралган булуы борчый хокук саклау органнары белгечләрен. Андый матдәләрне тиз арада сатудан тыя торган закон гамәлгә керде керүен, ләкин интернет челтәрендә мондый төр рекламалар, хәтта махсус сайтлар рәхәтләнеп эшли. Прокуратура инициативасы белән шундый 30 сайт ябылган. Бер караганда аз сан кебек, ләкин илнең һәр төбәгендәге һәр район бу юнәлештә бер генә адым ясаса да, күмәкләшеп чакрымнар үтеп була. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге дә үзләренә ярдәмгә шәһәрдәге уку йортларын чакыра - быел бергәләшеп төнге урам буйлап инде 40 рейд ясалган; әледән-әле лекцияләр, очрашулар уздыралар.
Наркотик исерткеч матдәләр кулланучы балигъ булмаган 2 бөгелмәле тернәкләндерү курсы узган, аларның берсе Бөгелмәнең Форпост оешмасына кергән. Мәгариф идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе практикасыннан күренгәнчә, җинаять нәкъ менә исерткеч матдәләр куллану нәтиҗәсендә эшләнә. Комиссия утырышлары һәр чәршәмбе көнне уза. Анда авыр балалар белән аерым эшлиләр, гаилә әгъзалары, укытучылары белән сөйләшәләр, район, оешма-предприятие җитәкчелегеннән бала өчен авторитет булырлык җәмгыять тәрбиячесе билгелиләр. Шундый күзәтүләр, анализлаулардан күренгәнчә, җинаять эшенә әти-әнисеннән мәхәббәт, якын итеп эчкерсез сөйләшү җитмәгән балалар тартыла, ди белгечләр. Шуңа күрә дә шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин наркодиспансерда исәптә торучыларны бер яктан гына түгел, ә алар-ның балалары бармы-юкмы, кемнәр янәшәсендә яши икәнлеген, кыскасы, андый кешеләрнең тирә-ягын игътибарга алу зарур икәнлеген ассызык-лады. Прокурор урынбасары Алексей Седлов үзенең чыгышында бер мисал китерде. Иванова (фамилия үзгәртеп бирелә) өендә героин саклаганы өчен җавапка тартыла, тикшерү барышында аның инде шушы ук җинаять буенча 4 ел элек җәза алганлыгы ачыклана. Ләкин ул вакытта, балигъ булмаган баласы барлыгын исәпкә алып, реаль срок бирмиләр. Шушы 4 ел эчендә аның баласы нинди шартларда, нинди психологик йогынтыда тәрбияләнгән, гомумән, ул тәрбия алганмы, аның киләчәге ничек булыр? Бу турыда кайгыртучы булган микән? Әлеге ханымны ана хокукларыннан мәхрүм итү бала өчен яхшырак түгел микән? Әлбәттә, шаблоннар юк, һәр очракта аерым эшләү кирәк. Наркотик куллана дип, баланы әнисеннән аеру да дөрес юлга китерерме-юкмы, билгесез. Бәлки, ярдәм итүнең башка чараларын куллану урынлырактыр. Киңәшмә барышында шушы сорауларга да җавап эзләделәр.
Ләкин, ни генә булса да, һәр балага әти-әнисеннән бер якты караш, балам дип эндәшкән ягымлы сүз кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: