Бөгелмә авазы

Бөгелмәләргә Ана капиталыннан 20 мең акча бирәләр

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы идарәсе бүлеге Ана капиталыннан 20 мең сумны алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Әлеге хокуктан сертификаты булган, яисә 2015 елның 31 декабренә кадәр сертификатка хокук алачак һәм барлык сумманы да капиталны куллана ала торган төп юнәлешләрдә тотып бетермәгән гаиләләр ала алачак. Бер тапкыр шушы хокуктан...

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы идарәсе бүлеге Ана капиталыннан 20 мең сумны алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге хокуктан сертификаты булган, яисә 2015 елның 31 декабренә кадәр сертификатка хокук алачак һәм барлык сумманы да капиталны куллана ала торган төп юнәлешләрдә тотып бетермәгән гаиләләр ала алачак. Бер тапкыр шушы хокуктан файдаланырга теләүчеләр, 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча, Россия Пенсия фондының территориаль бүлегенә гариза язарга тиеш.

Гаризаны сертификат алуга хокук бирүче баласы кайчан туган булуга карамастан, РФ территориясендә яшәүче һәрбер Ана капиталы сертификаты иясе яза ала. Гаризада СНИЛСның һәм Ана капиталы сертификатының номерлары языла. Үзең белән шулай ук шәхесне раслаучы документ, счёт реквизитлары турында банк белешмәсе булу сорала. Акча ике ай эчендә күчерелә. Бер өлеше файдаланылган Ана капиталының суммасы 20 мең сумнан кимрәк булса, гариза язучының счётына калган сумма күчерелә. Әлеге акчаны гаилә үз мәнфәгатенә карап, ягъни көндәлек ихтыяҗлар өчен дә тотарга хокуклы.

"Ана капиталы акчасыннан бер тапкыр болай бүлеп бирү - 2015 елда икътисадның ышанычлы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү юнәлешендәге беренчел планда торган чара ул", - ди Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы идарәсе управляющие Марсель Имамов.

Игътибар, белешмә өчен:

ПФРның кайнар линиясе: 8-800-510-5555

ПФРның ТР буенча кайнар линиясе:

8(843) 279-27-27

Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

Социаль челтәр: vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt

Микроблог: twitter.com/PFR_TATARSTAN

Россия Пенсия фонды ТР бүлеге матбугат хезмәте: 8(843) 279-25-13, 279-25-14, 279-25-11

E-mail: pressa.pfr@gmail.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: